Бу хакта Россия – АСЕАН саммиты кысасында узучы эшлекле форумда Россия икътисадый үсеш министры Маким Решетников әйтте. “Ун елда Россия белән АСЕАН илләре арасында товар әйләнеше 58 процентка үсте һәм 21 миллиард долларга җитте. Шул ук вакытта, бу безнең арадагы мөмкинлекләрне чагылдырып бетерми әле. Экспорт өч тапкыр диярлек артты”, – диде ул. Министр әйтүенчә, Россия АСЕАН илләрен энергия ресурслары белән иң эре тәэмин итүче булып кала.
“Дөнья нефть базарындагы кризис шартларында бу елның беренче чирегендә Россия минераль чимал һәм нефть белән тәэмин итү күләмен 40 процентка арттырды. Киләсе адым – энергия чыганаклары белән тәэмин итүгә озак сроклы килешүләр, инфраструктураны бергәләп үстерү, аны саклау һәм эшкәртү. Бу озак вакытлы перспективада АСЕАН партнерларын энергетик куркынычсызлык һәм көндәшлеккә сәләтле бәяләр тәэмин итәчәк”, – диде Максим Решетников.
Ун елда АСЕАН илләреннән Россиягә импорт 70 процентка арткан. Россия актив рәвештә чимал, машиналар, җиһазлар, транспорт чаралары, химия сәнәгате продукциясе, каучук һәм алюминий сатып ала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез