Республика клиник хастаханәсенә яңа баш табиб билгеләнде

Республика клиник хастаханәсенең яңа баш табибы итеп Марат Гатауллин билгеләнде.

Ул бүгенге көнгә кадәр Республика йогышлы авырулар хастаханәсен җитәкләде. Республика клиник хастаханәсенең яңа җитәкчесен хастаханә коллективына ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев тәкъдим иттеләр.

Марат Гатауллин 1980 елның 15 декабрендә туган. 2003 елда Казан дәүләт медицина университетының педиатрия факультетын тәмамлый. 2014 елның ноябреннән ул профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсен җитәкли.

Хастаханәнең элеккеге баш табибы Рафаэль Шәвәлиев үз вазыйфасыннан 17 апрельдә китте. РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко аны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Балаларга медицина ярдәме, бала табуда ярдәм итү һәм җәмәгать сәламәтлеге департаменты директоры вазыйфасына билгеләде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре