Бу бәйгедә бил нечкәлеге, йөз-кыяфәттән бигрәк, гаилә ныклыгы, гореф-гадәтләргә тугрылык, сабырлык әһәмиятле. Без исә иң беренче чиратта бердәмлеккә игътибар итәбез. Башкача мөмкин түгел. Әгәр ир белән хатын бер уйда булмаса, биремнәрне ерып чыгам, димә.
Республика күләмендә уздырылган «Нечкәбил» бәйгесен (сүз уңаеннан, бу сүзне сәхнәдән «Нечкэбил» дип әйтәләр) «ВТ» журналисты жюри буларак та күзәтә. Бу бәйге быел 19 нчы мәртәбә уздырыла. Ярымфиналда республиканың төрле район-шәһәрләреннән килгән 30 гаилә катнашты. Казан сәхнәсендә парлашып басып торалар икән, алар инде җиңүче. Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова әнә шулай ди.
– Гаиләләрегезне саклагыз. Бер-берегезне яратып яшәгез, – диде ул.
«Нечкәбил» бәйгесен оештыручы Изольда Жуйкова бәйгенең озак еллар яшәвенә сөенә.
– Болай озакка сузылган бәйгеләр бик аз. Елдан-ел «Нечкәбил» үз дәрәҗәсен югалтмый, киресенчә, дуслары гына арта, – ди ул. – Ел саен республиканың иң матур гаиләләрен сайлап алабыз. Районнарда узган сайлау турларында да безгә ярдәм итүче башлыкларга рәхмәт. Бу бәйге гаиләләрне берләштерә, алардагы җылылыкны саклый, мәхәббәтне ныгыта.
Катнашучылар арасында күп еллар «Ватаным Татарстан» газетасы уздырган Муса Җәлил истәлегенә көрәш бәйгесе җиңүчесе Булат Мусинның әнисе Рәмзия ханым да бар иде. Яңа Чишмә районының Чертуш авылында гомер итүче Мусиннар гаиләсе үз чыгышларында Сабантуй бәйрәмен күрсәтте. Аларга килешеп тә тора. Уллары көрәшче бит! Чыгыш ясаган урыннарын да мәйдан кебек бизәгәннәр. Колгада сөлге эленеп тора, аның янында әтәч. Рәмзия ханым бик тырышып башкарган эшләрен санарга тырышты, үз авылы, гаиләсе белән дә таныштырды. Сүз уңаеннан, ул Яңа Чишмә районында беренче булып «Халык җәүһәрләре» дип аталган фестиваль уздыру өчен грант та откан булган. Кыскасы, башкарган эшләрен санап бетерерлек түгел.
Мөслим районыннан килгән Габдрахмановлар гаиләсендә ана – бала арасындагы ярату игътибарга лаек. Луиза ханым биш кызлы йортта үскән. Ире Нияз белән үзенең дә биш баласы бар. Бик тыйнак, тырыш гаилә дигән фикердә калдык.
Бәйгедә катнашучылар арасында Татарстанның атказанган җырчылары гаиләсе дә бар иде. Гүзәл һәм Илназ Бахларны бу бәйгедә катнашырга мәктәп җитәкчелеге тәкъдим иткән.
– Гаиләбез белән гел сәхнәдә йөргәч, нинди генә бәйге булса да, чыгыш ясар өчен һәрвакыт әзер инде без. Балаларның һәркайсының шөгыле бар. Тик бу бәйге гади генә түгел: монда сабырлык та кирәк, түземлек тә, бер-береңне аңлау да. Биредә төрле милләт гаиләләрен күрдек. Бер-беребез белән дуслаштык. Бәйгеләр уза да китә, иң мөһиме, гаилә җылысын сакларга кирәк. Шул учакны сүндерми яшәсәк иде, – ди Гүзәл Баһавиева.
Бәйгедә ирләре махсус хәрби операциядә катнашучы ханымнар да бар иде. Кукмарада яшәүче Гөлназ Гыйләҗеваның ире Илһам безне видеоэлемтә аша сәламләде. «Без җиңеп кайтырбыз», – диде ул.
Бар да матур, бар да яхшы! Тик күңелгә татарча чыгышлар җитмәде. Дөрес, татар җыры һәм биюенә урын түрдән. Ә менә татар гаиләләренең күбрәк рус телендә чыгыш ясавы бераз күңелне төшерде. Чеп-чи татар гаиләләренең вата-җимерә (гаеп итеп әйтү түгел. – Авт.) рус телендә сөйләргә тырышуларына йөрәк әрнеде. Түзмәдем, бу хакта без бәя биргән мәйдандагы режиссердан сорадым. Ул исә, тәртибе шулай, дип җавапны кыска тотты. Катнашучыларның күбесе әнә шуңа борчылды да инде. Гел татарча гына сөйләшкән авыл кешеләре ничек итеп рус телендә ялт итеп чыгыш ясый алсын? Бәйгедән соң бер теләк туды: һәр милләт туган телендә чыгыш ясасын иде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез