Газетага язылу

Республика онкология диспансеры һәм маммология бүлеге «Будем жить!» Бөтенроссия премиясен алды

Дәүләт Кремль сараенда «Будем жить!» Бөтенроссия премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узган. Республика клиник онкология диспансеры «Лучшее учреждение – Бороться и искать, найти и не сдаваться» номинациясендә иң югары бүләккә лаек булган. Ә инде диспансерның маммология һәм реконструктив-пластик хирургия бүлеге «Лучшее отделение – Там, где живет надежда» номинациясендә лауреат исемен яулаган.

Кремль сарае сәхнәсендә профессор Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры исеменнән бүләкне трансляцион онкология һәм телемедицина технологияләре бүлеге җитәкчесе Әлфия Ирек кызы Нестерева алган. Бүләкләү тантанасында маммология һәм реконструктив-пластик хирургия бүлеге мөдире Альберт Минсәгыйть улы Гыймранов та катнашкан.

«Будем жить!» Бөтенроссия премиясен онкология авыруларыннан интегүчеләргә ярдәм итү буенча «Здравствуй!» Бөтенроссия ассоциациясе гамәлгә куйган. Чара Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне кысасында уздырыла. Премия онкология ярдәмен үстерүгә, сырхауларны дәвалауга үзләреннән саллы өлеш кертеп килүче медицина оешмаларына һәм белгечләргә тапшырыла.

Республика клиник онкология диспансеры коллективы, хезмәтенең Россия күләмендә танылып, онкология өлкәсендә иң әһәмиятле иҗтимагый премияләрнең берсенә ия булуы белән горурлана, диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре