Республика үрнәге: Татарстан алга таба да яңа территорияләргә ярдәм күрсәтәчәк

Татарстан Дәүләт Советында илнең яңа төбәкләрендәге хезмәткәрләр өчен тәүге укыту программасы эшли башлады.

Республика үрнәге: Татарстан алга таба да яңа территорияләргә ярдәм күрсәтәчәк
gossov.tatarstan.ru

Республика парламентында Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре, шулай ук Кырым Республикасы хезмәткәрләре өчен «Россия Федерациясе субъектында вәкиллекле хакимият: Татарстан тәҗрибәсе» белем бирү программасы ачылды. Илнең яңа төбәкләренең закон чыгару органнары вәкилләре республикага территорияләрне үстерү юнәлешендәге иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү өчен килде. Кунакларны Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде.

 

Әсгать Сәфәров программада катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде.

 

– Бүген безнең төбәкләр арасында хезмәттәшлекнең мөһим этабы ачыла. Аның төп бурычы – нәтиҗәле дәүләт һәм муниципаль идарә тәҗрибәсен тапшыру, Татарстанда кулланган иң яхшы үрнәкләрне күрсәтү. Берничә ел элек сезнең төбәкләрдә яшәүчеләр бердәм киләчәк төзүгә, Донбассны торгызуга омтылышны раслап, Россия составына кире кайту турында хәлиткеч карар кабул итте. Сез, мөгаен, беләсездер, без Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре белән шефлык итәбез. Аларга төрле яклап ярдәм күрсәтәбез, торак йортларны төзекләндерәбез, социаль объектларны торгызабыз. Татарстан алга таба да яңа территорияләргә ярдәм күрсәтәчәк, җирле халыкка уңайлы тормыш шартлары тудыруга бәйле эшне дәвам иттерәчәк, – диде Әсгать Сәфәров.

 

Ул билгеләп үткәнчә, татарстанлылар бүген махсус хәрби операция кысасында Ватаныбыз мәнфәгатьләрен каһарманнарча яклый. Алар «Алга», «Тимер», «Батыр» батальоннары составында хәрби бурычларын үтиләр.

 

Юрий Камалтынов республиканың үзенчәлеген дә әйтте. «Без барыбыз да республика Рәисенең бер зур командасы булып эшлибез, – диде ул. – Без хакимият органнарын министрларга һәм депутатларга бүлеп карамыйбыз, чөнки республика алдына куелган бурычларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән бердәм система булып торабыз. Һәркем Татарстан Конституциясе белән билгеләнгән бурычын үти».

 

Юрий Камалтынов депутатларның узган сайлау кампанияләре барышында халыктан җыелган наказларны һәм тәкъдимнәрне үтәү эшенә аерым тукталды. «Без барлык наказларны бергә җыябыз, аларны һәр мөрәҗәгать буенча карар кабул ителергә тиешле дәрәҗәләргә – федераль, республика яки муниципаль дәрәҗәләргә бүләбез. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләр белән, вәкаләтләр нигезендә, муниципаль хакимият, федераль мәсьәләләр белән Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары шөгыльләнә. Ә республиканың көн тәртибен үз дәрәҗәбездә башкарабыз. Барлык мәсьәләләрне бергә туплап, аларны Татарстан җитәкчелегенә юллыйбыз. Шундый мисалларның берсе булып «Бердәм Россия»нең «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруы тора. Безнең бурыч – республиканың социаль-икътисадый үсешен законнар белән тәэмин итү, халык куйган бурычларны хәл итүдә башкарма һәм муниципаль хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек итү», – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

 

Укулар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе оештырган программа кысасында уза. Дүрт көн дәвамында белем бирү программасында катнашучыларга Татарстанның җирле үзидарә, юстиция, җир ресурслары белән идарә итү һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибәләрне тәкъдим итәчәкләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре