Республика хуҗалыкларында бәрәңге утырта башладылар. Быел аны 5576 гектар мәйданда үстерү күздә тотыла. Узган елдагыга караганда 1350 гектарга күбрәк бу.
«Икенче икмәк»не иң күп үстерүчеләр – республиканың зур агрофирмалары. Әйтик, «Чистай» агрофирмасы – 2100 гектардан артыграк, «Кырлай» – 1200 гектар мәйданда бәрәңге утыртуны планлаштыра. Шулай ук «Нармонка» (450 гектар), «Вятские зори» (256 гектар) һәм «Игенче» (200 гектар) дә әлеге культураны күпләп үстерәчәк.
Татарстанда бәрәңге кыры мәйданнарын арттыру төбәкнең һәм, гомумән, илнең азык-төлек иминлеген ныгытуга ярдәм итәчәк. Бу исә «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның бер өлеше булып тора.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез