Республикада 213 мәгариф объекты төзекләндерелә

Татарстанда социаль-мәдәни объектларны капиталь төзекләндерү эшләренең кызган вакыты. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, иң күп объектлар мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә.

Республикада 213 мәгариф объекты төзекләндерелә. Шуларның 33 е – гомуми белем бирү оешмасы. Аларда эшнең яртысы төгәлләнеп килә. Быел шулай ук 11 балалар бакчасын яңартачаклар.

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге 226 объектны ике республика программасы һәм илкүләм проект буенча төзекләндерәләр. Фельдшер-акушерлык пунктларында ремонт 77 процентка башкарылган. Быел Татарстанда 17 поликлиника яңартылачак. Узган атнада Казанда урнашкан объектта эш тәмамланган. Участок хастаханәләре һәм амбулаторияләрдә төзекләндерү эшләре 61 процентка башкарылган. Соңгы ике атнада Алабугада урнашкан амбулаториядә эшләрне йомгакланнар. Быел барлыгы шундый 17 объект яңартылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" "Государственная программа"и "Развитие физической культуры и спорта" "Физик культура һәм спортны үстерү" и "дәүләт программасы"

Көн хәбәре