Газетага язылу

Республикада АИ-92 маркалы бензин арзанайган

Татарстанда бер атнада (10-17 ноябрьдә) иң ныгы АИ-92 маркалы бензин арзанайган. Аның бәясе 71 тиенгә, литры өчен уртача 59,82 сумга кадәр кимегән. Бу Татарстанстат статистикасыннан билгеле булды.

Шул ук вакытта АИ-95 маркалы бензин 17 ноябрьгә 10 тиенгә яки бер литры өчен 63,45 сумга кадәр арзанайган.

АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы бензин бәясе шул ук чорда 12 тиенгә, ягъни литры өчен 86,46 сумга кадәр арткан. Дизель ягулыгы 35 тиенгә – литры өчен 70,15 сумга кадәр кыйммәтләнгән.

Элегрәк илкүләм энергетика институты генераль директоры урынбасары Александр Фролов бензин һәм дизель агымдагы ел азагына кадәр бәйсез автозаправка станцияләрендә генә арзанаячак, дип хәбәр итте. Бәяләр вертикаль интеграцияләнгән нефть компанияләренә караган ягулык салу станцияләрендәге бензин бәяләре дәрәҗәсенә кадәр кимиячәк.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, 2026 ел башында Россиядә бензин һәм дизельгә акциз арту сәбәпле ягулык кыйммәтләнәчәк.

«Әмма дәүләт нефтьчеләр белән бергә бәяләр еллык инфляция чикләрендә артуга ирешергә тырышачак», – дип ассызыклады Фролов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре