Ит бүлегендә сарык ите 1,92% кыйммәтләнгән. Сыер ите бәяләре – 0,49%, дуңгыз ите 0,21% арткан. Тавык ите бәясе үзгәрмәгән диярлек. «Сөт» бүлегендә каймак 1,44% кыйммәтләнгән, шуның белән бергә эремчек шулкадәр үк – 1,4% арзанайган. Каймак һәм сырлар бәясе аз гына – 0,26% арткан. Төрле төр сөт бәяләре 1% тирәсендә арткан.
Арыш икмәге – 2,3%, бодай икмәге 3,3% арткан. Шуның белән бергә кайбер ярмаларның бәясе кимегән: тары – 1,1%, дөге1% арзанайган. Бәясе арткан бердәнбер ярма – карабодай. Ул 2,25% кыйммәтләнгән
Помидор бәяләре шактый арткан – 4,92%, һәм банан 4,1% кыйммәтрәк. Шуның белән бергә кайбер яшелчәләрнең бәяләре кимүе күрсәтелгән: суган – 2,7%, кишер 1,6% арзанайган. Йомырка исә 3,72% кыйммәтләнгән, шикәр 1,53% арзанайган. Майның төп төрләре һәм көнбагыш мае бәяләре аз гына арткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез