Республикада балигъ булмаганнар катнашында җинаятьләр саны арткан

2024 нче елның 4 ае дәвамында республика территориясендә балигъ булмаганнар катнашында 258 җинаять теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 4 процентка күбрәк.

Бу хакта журналистларга Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы оештырган матбугат конференциясендә участок полиция хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәләре эшчәнлеген оештыру идарәсе начальнигы Марат Фәтхуллин сөйләде.

Марат Фәтхуллин сүзләренчә, былтыр шушы ук чорда мондый җинаятьләр саны 248 булган.

Балигъ булмаганнар бигрәк тә мошенниклык, наркотиклар тарату кебек җинаятьләрне ешрак кыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре