Бүген, 3 февральдә, республика күге аязучан болытлы булачак. Кайбер урыннарда бераз кар явачак, көндез бөтен төбәк буенча кар фаразлана, көнчыгыш районнарда урыны белән көчле кар явачак. Юлларда бозлавык барлыкка килә.
Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә термометр баганалары -19, -24 градуска кадәр төште, республиканың көнбатышында аязганда -25, -30 градуска, көнчыгышта -12, -17 градуска кадәр төште. Көндез һава -11, -16 градуска кадәр, кайбер көнбатыш районнарда -21 градуска кадәр генә, ә көнчыгыш районнарда -3, -8 градуска кадәр җылыначак.
Чәршәмбе – 4 февральдә көндез явым-төшем көтелми диярлек. Төнге сәгатьләрдә урыны белән салмак кына кар явып үтәргә мөмкин. Суыта: көндез термометрның терекөмеш баганасы –19...–24, төнге сәгатьләрдә –23...–28, урыны белән –31 градус күрсәтәчәк. Пәнҗешәмбе – 5 февральдә көндез һава температурасы –11...–16, көнчыгыш районнарда –21 градуска кадәр, төнлә –23...–28, көнчыгыш районнарда –33 градуска кадәр төшәчәк.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч мәгълүматларына караганда, җомга – 6 февральдә һава торышында сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Көндезге сәгатьләрдә –9...–14, төнлә һәм иртән –14...–19 градус. Ә менә шимбә – 7 февральдә янә кар, урыны белән буран, көчле җил, һава температурасы көндез –6...–11 градус булыр дип фаразлана.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез