Газетага язылу

Республикада быел илкүләм проект кысаларында 33 фельдшер-акушерлык пункты ремонтланачак

Татарстанда 2026 елда республиканың 16 районындагы 33 фельдшер-акушерлык пунктын ремонтлау планлаштырыла. Эшләр «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында башкарылачак.

Финанслауның гомуми күләме 150 млн сум тәшкил итәчәк. Бу хакта җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унҗиденче утырышында республика сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте, диелә «Татар-информ» хәбәрендә. 

«Соңгы биш елда мобиль поликлиникалар 775 торак пунктка килде, 190 мең пациентны тикшерде, 326 мең кешене кабул итте, 25 мең 145 яңа авыру очрагын ачыклады», – дип билгеләде Абашев.

Хәзерге вакытта республикада авыл халкына 43 үзәк район хастаханәсе медицина ярдәме күрсәтә. Аларның структурасында 1663 фельдшер-акушерлык пункты эшли, шуларның 334е капиталь ремонтка мохтаҗ. Моннан тыш, төбәктә 27 күчмә мобиль комплекс, шул исәптән ерак районнарга барырга мөмкинлек бирә торган биш мобиль поликлиника эшли.

Абашев ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Рәисе беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү программасын үзгәртүне раслады: төбәк яңа фельдшер-акушерлык пунктларын төзүдән гамәлдә булганнарын капиталь ремонтлауга күчә. Сәламәтлек саклау министрлыгы бәяләвенчә, яңарту программасы якындагы 5-6 елда тәмамланачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре