Ведомствода искәртүләренчә, гаиләләр акчаларны беренчел ипотека взносына, кредитны каплауга, процентлар түләүгә, шулай ук торак сатып алуга яки төзелешкә сарыф итә.
Ана капиталын шулай ук баланың белем алуына, ананың тупланма пенсиясен формалаштыруга, инвалид балаларның социаль адаптациясенә һәм кереме төбәктә билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдәге өч яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр өчен кулланырга мөмкин.
Сату-алу килешүе буенча торак сатып алганда өстәмә шарт гамәлдә: ана капиталы алу хокукы барлыкка килгән бала өч яшьтән олырак булырга тиеш.
Россия Социаль фонды матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, ана капиталы ярдәмендә төзелә торган килешүләр вакытында балаларның хокукларын яклау өчен сатып алына торган шәхси торак йортның даими яшәргә яраклылыгы турында җирле үзидарә органнарының бәяләмәсе таләп ителә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез