Быел гына да республикада өйдәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтергә килгән белгечләр 12 593 гадәттән тыш хәл очрагын булдырмыйча калган. Татарстан Хөкүмәт йортында «зәңгәр ягулык»ка багышланган брифингта газ оешмасы хезмәткәрләрен кертмәскә тырышырга түгел, ә сөенеп каршы алырга киңәш иттеләр. Газдан файдалану кагыйдәләрен үтәмәүнең аяныч нәтиҗәләре турында да сөйләделәр.
Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Александр Тыгин фикеренчә, рәхәт тормышка бик тиз ияләшәбез, югыйсә газ – бик зур җаваплылык та.
– Бу елның җиде аенда республикада газдан файдалану кагыйдәләрен бозуга бәйле 213 очрак теркәлгән. Аларда 38 кешенең гомере өзелгән, – диде Баш дәүләт торак инспекторы. – Аерым алганда, сөрем газы белән агулануга бәйле 28 очрак расланган. Аларда 8 кеше үлгән. Ни кызганыч, бу – нәкъ менә үз битарафлыгы, газдан файдалану кагыйдәләренә бармак аша гына карау аркасында һәлак булучылар.
Бу уңайдан, өйдән өйгә йөреп, газ җиһазларына хезмәт күрсәтүчеләрнең эшен югары бәяләде Александр Тыгин. «Бу мәсьәләдә газчылар белән даими элемтәдә торабыз. Алардан килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, бу елның җиде аенда гына да белгечләр 12 593 гадәттән тыш хәл очрагын булдырмыйча калган. Афәрин! Бу – чын мәгънәсендә бик кирәкле һәм җаваплы эш. Кайдадыр газ торбасы тишелгән, подъездда газ исе чыккан булырга мөмкин. Боларның нәрсәгә китерү ихтималын әле шушы көннәрдә генә Саратовтагы күпфатирлы йортларның берсендә килеп чыккан фаҗигадән күреп белдек. Шуңа күрә милек хуҗаларына тагын бер кат искәртеп әйтәсем килә: төрле сәбәпләр аркасында газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүчеләрне өйгә кертмәскә тырышырга түгел, ә аларның килүенә сөенергә генә кирәк», – диде ул.
Быел җиде айда Татарстан Дәүләт торак инспекциясенә «Газпром трансгаз Казан» оешмасыннан газдан файдалануның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә бәйле 325 материал (чагыштыру өчен: узган елның шушы ук чорында 174 материал) тапшырылган. Алар нигезендә административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылган. Әлеге шикаятьләрнең күпчелеге, тәгаен әйтсәк, 247 очрак газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүчеләрне өйгә кертмәүгә бәйле. Икенче урында – техник хезмәт күрсәтү килешүен төзергә теләмәүчеләр (52 очрак). Үз белдегең белән газ җиһазларын урыныннан күчерергә яки алмаштырырга да (26 очрак) ярамый. Әлеге эшләр буенча 1,25 миллион сумлык 201 штраф салынган инде. Тагын 69 очрак буенча эш дәвам итә.
Брифингта шуңа да игътибар иттеләр: төтен һәм вентиляция каналларының дөрес эшләвен тәэмин итү дә мөһим. Бу идарәче оешмаларга да бер үк дәрәҗәдә кагыла. «Югыйсә кайбер «алтын куллы» эшчеләр йортка капиталь ремонт ясаганда төтен һәм вентиляция каналлары шахтасының морҗасын сүтеп атарга да күп сорап тормый, – дип, үз сүзләрен фотосурәтләр белән дәлилләп күрсәтте Александр Тыгин. – Төтен юлларының тарту көче юк дигән сүз бит бу».
Минзәләдә фатирлардагы вентиляция каналларын шкаф, чүпрәк-чапрак, обой белән томалап бетерүчеләргә «күз йомып», төтен һәм вентиляция каналларын тикшерү актын кабул итәргә теләгән бер идарәче оешма җитәкчесенә 25 мең сум күләмендә штраф та салганнар.
– Әлеге мәсьәлә республика күләмендә җитди контрольдә, – дип белдерде Александр Тыгин.
«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Рәмис Сәлахов сүзләренә караганда, бүген республикада газлаштыру дәрәҗәсе 97,8 процент тәшкил итә. Республикада газлаштырып бетерү (социаль газлаштыру) программасы да дәвам итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез