Республикада һава температурасы «уйнаячак»: төнлә -18 градуска кадәр салкын булачак

Бу атнада республикада һава температурасы “уйнаячак”: көндез җылы, ә төнлә -18 градуска кадәр салкын булачак. Аз гына кар явачак.

Гидрометеоүзәк мәгълүматлары буенча, пәнҗешәмбе – 21 мартта явым-төшемсез болытлы һава көтелә. Көндез 0...+5, төнлә -7...-13, урыны белән -18 градус.

Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, җомга – 22 һәм шимбә – 23 мартта һава торышы үзгәрмәячәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +1...+6 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә -6...-11 градуска кадәр төшәчәк

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре