Газетага язылу

Республикада һава торышы үзгәрә: кар, буран һәм көчле җил көтелә

3 һәм 4 гыйнварда, актив көнбатыш циклоннары һәм аларның атмосфера фронтлары сәбәпле, Татарстанда һава торышы шартлары начараячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә, дип яза «Татар-информ».

Алдагы төндә республикада әлегә явым-төшем көтелми. 3 гыйнварда исә иртән һәм көндез кар ява башлаячак. Буран чыгачак, күрү мөмкинлеге 1-2 километрга кадәр начараячак, ә вакыт-вакыт 1000 метрдан да азрак булачак. Көньяктан секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил исәчәк.

Төнлә термометр баганалары -13, -18 градуска кадәр төшәчәк, ә көнчыгышта аязганда -21 градуска кадәр салкын булачак. Көндез -4, -9 градуска кадәр җылытачак, көнчыгыш районнарда -14 градуска кадәр булачак.

4 гыйнварда, төбәктә кар һәм җепшек кар явачак. Тәүлекнең якты вакытында урыны белән кар бик көчле явачак. Буран булачак. Күрү мөмкинлеге 500 метрга һәм аннан да азракка кадәр начараячак. Шулай ук көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 18-23 метр тизлектәге көчле җил була, дип фаразлана. Кайбер районнарда бозлавык булу ихтимал.

Тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы -4..-9 градус, ә көнчыгышта -14 градуска кадәр була. Көндез һава -1..-6 градуска кадәр җылына.

Моннан тыш, юлларда бозлавык саклана, кар көртләре һәм кар боткасы барлыкка килә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре