Татарстанда балалар һәм яшьләр театр коллективларын үстерү өчен грантлар бирү тәртибен расларга телиләр. Карар проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза, дип яза «Татар-информ».
Номинацияләр өчәү булыр дип көтелә — «Спектакльләр кую», «Гастроль/фестиваль эшчәнлеге» һәм «Өйрәтү», аларның һәрберсендә 10 грант булачак. Шуңа да карамастан, һәр номинациядә бирелә торган сумма аерылып торачак: 500 мең сум, 300 мең һәм 100 мең сум.
Грантлар алу өчен сайлап алуда катнашучылар Татарстан территориясендә эшчәнлек алып барырга һәм салымнар, җыемнар һәм элек алынган субсидияләрне кире кайтару буенча срогы чыккан бурычлары булмаска тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез