Быел инфраструктураны яңарту буенча планлаштырылган эшләрнең 95% үтәлгән. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Башта 2025 елга 12,6 миллиард сумнан артык акчага 144 объектны, шул исәптән 269 километр инженер челтәрләрен реконструкцияләү каралган иде. Сентябрьдә федераль бюджеттан өстәмә акчалар бүленеп, булган проектларга тагын сигез яңасы өстәлде.
Марат Айзатуллин сүзләренчә, 106 объектта эшләр төгәлләнгән, шуның 6 объекты республиканың төрле районнарында соңгы ике атнада тапшырылган.
Мондый эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында «Коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү» программасы буенча башкарыла. Аның буенча 2023-2024 елларда Татарстанда 4,5 миллиард сумга 67 чара үткәрелгән. Якынча 128 км челтәр алыштырылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез