Сишәмбе көнне, 23 сентябрьдә, Дәүләт Советы депутатлары, «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә мәгариф мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясе үткәрәчәк. Аерым алганда, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә кабул итү, урта махсус һәм югары белем бирү учреждениеләренә кагылачак.
Татарстанлылар сорауларына Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил хезмәткәрләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре җавап бирәчәк.
Кайнар линия телефоннары: 8(843)236-00-71, 8(917)220-94-36 (WhatsApp сораулары өчен).
Шалтыратулар һәм хәбәрләр 10:00 дән 14:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез