Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы түләүле укуга килешү төзегәндә аферистлар тозагына эләгү куркынычы турында кисәткән. Соңгы ярты ел эчендә министрлыкка онлайн-мәктәпләргә карата шикаятьләр белән дистәдән артыграк мөрәҗәгать кергән. Күпчелек очракларда сүз зур шау-шу куптарган Urban University эшендәге кебек закон бозулар турында бара. Бу хакта «Татар-информ» Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге түләүле белем бирү хезмәте күрсәтүдәге һәм акчаны кире кайтарудагы проблемаларга бәйле. Мондый оешмаларның менеджерлары клиентлары белән бик оста аралашырга өйрәнгән. Алар инандыру, басым ясау, туры сораудан качу, бик тиз карар кабул итү кебек төрле психологик алымнардан файдалана.
Министрлык, шуны истә тотып, укырга, нәрсәләргәдер өйрәнергә теләүчеләргә онлайн-мәктәпләрнең «кычкырып торган» сайтларына һәм социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә тәнкыйть күзлегеннән карарга, алардагы мәгълүматларны тәфсилләп өйрәнергә киңәш итә.
Клиентларны асылда түбәндәгеләрне вәгъдә итеп алдыйлар:
- янәсе, дәүләт гранты буенча бушлай уку;
- аерым категорияләр (мәсәлән, СВОда катнашучылар) өчен бушлай уку;
- башлангыч чорында бушлай белем алу;
- курс ошамаса, түләүне тулысынча кире кайтару;
- түбән процентлы ташламалы кредит;
- уку өчен түләүгә банк-партнердан, билгеле бер вакыт эчендә әкренләп түләү шарты белән, процентсыз акча алып тору;
- уку өчен түләүгә ташлама;
- дәүләт үрнәгендә документлар бирү;
- укыганда акча эшләү мөмкинлеге;
- укыганнан соң эшкә урнаштыруны гарантияләү.
Министрлыктан искәреп үтелгәнчә, интернетта калдырылган уңай фикерләр заказ буенча язылган булырга мөмкин. Курсларга түләгәнче, иң элек мәктәп турындагы мәгълүматлар белән, бәйсез платформаларда калдырылган фикерләр белән яхшылап танышырга, гаилә әгъзалары белән киңәшләшергә, укыту үзәге вәкилләренә конкрет сораулар бирергә һәм килешүне җентекләп өйрәнергә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез