Республикада сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар арткан

Татарстанда сәламәт тормыш алып баручылар саны арткан. РИА «Новости» уздырган тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, республика узган елда бу күрсәткеч буенча 10 баскычка өскә күтәрелгән, ә үсеш темпы буенча дүртенче урынга чыккан.

Рейтингта Төньяк Кавказ төбәкләре, элеккечә үк, алдынгылыкта бара: Дагыстан рәттән тугыз тапкыр беренче урыны алган. Ингушетия – икенче, Чечня – өченче урында. Бары тик Кырым гына (22 баскычка өскә күтәрелгән) Татарстанга караганда зуррак ыргылыш ясаган. Брянск өлкәсендә, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдә яшәүчеләр арасында да сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп ителүчеләр шактый ук ишәйгән.

 

Республика, шундый уңышлары нәтиҗәсендә Россия күләмендәге рейтингта 70,2 балл туплап, 28 нче урынга чыккан. Ә бер ел элек ул 38 нче урында булган.

 

Әлеге рейтингта алдынгы урыннарны тәмәке һәм хәмер кулланучылары, уңайсыз шартларда эшләүчеләре азрак, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләре күбрәк булган төбәкләр ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре