Бу хакта Татарстанның фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе утырышында билгеле булды. 2025 елгы эш нәтиҗәләре турында берләшмә президенты Камияр Байтемиров сөйләде.
Ул республикада 401 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, 2650 фермер хуҗалыгы исәпләнгәнен әйтте. Татарстан фермерлары узган елда 726 мең гектар җир эшкәрткән. Хуҗалыкларында барлыгы 84 мең 123 мөгезле эре терлек асрала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез