– Республиканың 43 районында, ике шәһәр округында һәм 912 торак пунктында 1 апрельгә 16 юнәлеш буенча 3082 төр ярдәм исәпкә алынган. Бу юнәлештәге эш приоритетлы булып тора. Татарстанда бер генә ярдәм акты да безнең министрлык катнашыннан башка кабул ителми. Без хокукый һәм коррупциягә каршы экспертиза үткәрәбез, документларны теркәп, федераль реестрга кертәбез, – дип сөйләде ул.
Татарстан юстиция министры урынбасары МХОда катнашучыларга ярдәм итү эше дәвам итүен билгеләп үтте. Хәзерге вакытта, Ибәтов сүзләренә караганда, аларга бушлай җир участоклары бирү мәсьәләсе эшләнә, тик бу хакта закон дәрәҗәсендә ахыргы карар әлегә кабул ителмәгән.
– Барлык чаралар – федераль дә, республика да, муниципаль дә – чыннан да эшли. Үткән елда гына да бушлай хокукый ярдәм өч меңнән артык гражданыбызга күрсәтелде. Елдан-ел ярдәм чараларының саны арта гына, – дип йомгаклады ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез