Газетага язылу

Республикада «Татарстан Республикасының Атказанган доноры» исемен булдырырга планлаштыралар

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты яңа дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасының Атказанган доноры» исемен булдыру проектын әзерләде. Республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар кан һәм аның компонентларын тапшыручы донорларны күкрәк билгесе һәм таныклык белән бүләкләү кагыйдәләрен билгели. Хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза үтә.

Карар буенча, күкрәк билгесе белән 80 һәм аннан да күбрәк тапкыр тулы кан, 130 һәм аннан да күбрәк тапкыр кан плазмасы яисә катнаш күләмдә: 50 һәм аннан да күбрәк тапкыр тулы кан һәм 120 тапкыр плазма яисә 50 тапкырдан азрак тулы кан һәм 150 тапкыр плазма тапшырган донорлар бүләкләнәчәк.

Кабаттан бүләкләү каралмаган, ә күкрәк билгесе югалган очракта билгенең түгел, таныклыкның дубликаты бирелә, әмма .

Бүләкләүне оештыру ягын Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгенә йөкләделәр. Сәламәтлек саклау министрлыгы шулай ук документлар тапшырылган көннән 45 көн эчендә бүләкләү турында боерык чыгару һәм боерыктан соң 15 көн эчендә тантананы оештыру өчен җаваплы.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы донорларны бүләкләүгә тәкъдим итү өчен документлар исемлеген билгели, ә кан үзәге вазифаи затлары бирелә торган мәгълүматларның дөреслеге өчен җаваплы.

Күкрәк билгеләрен һәм таныклыкларны әзерләү чыгымнары дәүләт учреждениесенең дәүләт йомышларын үтәүгә бүленгән акчалар хисабына капланачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре