Республика кырларыннан җыеп алынган уңыш күләме 3 млн тоннадан артып китте. Суктырылган мәйданнар 750 мең гектарга якын, бу – урып-җыю эшләренең яртысыннан күбрәге (61 процент) төгәлләнде дигән сүз. Уртача уңыш гектарыннан 41,1 центнер чыга. Спас (83 процент), Кайбыч (82), Чистай (80), Буа (73), Саба (73) районнарында эшләр акрынлап ахырына якынлаша.
Алдынгылар рәтендә Тәтеш районы игенчеләре дә бар. Монда эшләрнең 67 проценты төгәлләнгән. Барлыгы 153 мең 424 тонна ашлык җыеп алынган. Уңыш – гектарыннан 54 центнер.
– Гомумән алганда уңыш яхшы чыга. Басуларның төрлесе бар, яхшылары да, начарлары да, – диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Садриев. – Бу көннәрдә яңгырлар яугалап алса да, безгә зыяны булмады. Урып-җыюда уңышны һава торышына гына бәйләп карарга кирәкми. Оештыру, тәҗрибәдән дә күп тора. Озак еллар эшләгән хуҗалыкларга эшләрен алып барырга да, мул уңыш алырга да җайлырак. Бездә әлегә урып-җыюны төгәлләгән хуҗалыклар юк. Тагын бер-ике көн кирәк әле.
Җитәкче әйтүенчә, урып-җыюда уңыш күләме генә түгел, урнаштыра, сата белү дә мөһим роль уйный.
– Уңыш зур булгач, бәясе әллә ни артмас. Авыл хуҗалыгында без теләгән бәя бервакытта да булмас инде ул. Ләкин шулай да елына күрә бәясе начар түгел, дип саныйм. Бодайның килосы – 13–14 сум. Арпаны чит илләргә алып китәләр, – диде Ирек Садриев.
Эре хуҗалыклардан фермерлар да калышмый.
– Алар ашыкмыйча, үзләренә ничек уңай, шулай эшли инде. Ә эре хуҗалыкларны алда көзге чәчү, кукуруз салу көтә. Аннан соң шикәр чөгендеренә кереп китәбез, дип планлаштырабыз. Кыскасы, эш өстенә эш өстәлеп кенә тора. Ел буе эшләгәннең нәтиҗәсен алабыз, – диде ул.
Дөрес, соңгы көннәрдәге яңгырлар эшләрне берникадәр тоткарлап тора. «Ашлыкны югалтабыз, эшләп булмый», – диючеләр дә күп. Шул ук вакытта яңгырларга киткәнче эшләрен төгәлләргә өлгергәннәр дә бар. Әйтик, Арча районының «Казанка» агрофирмасы, Актанышның «Нур Баян» хуҗалыклары – әнә шундый беренчеләр.
– Урып-җыюга 20 июль тирәсендә керешкән идек. 23 августта төгәлләдек. Быел уңыш яхшы булды, тел-теш тидерерлек түгел, – диде Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкчесе урынбасары Илдар Гапсәләмов. – Гектарыннан 50,1 центнер чыкты. Барлыгы 84 мең 600 центнер уңыш җыеп алдык. Бу – кызыл балчыклы басулар өчен рекордлы күрсәткеч. Үзенчәлекле, яңгырлы һава торышы торса да, узган ел белән чагыштырганда, эшләрне иртәрәк төгәлләдек. Яңгыр аркасында туктап торган көннәр дә булды. Иң мөһиме, техника сынатмады. Егетләргә рәхмәт, ватылган чакта да, тиз арада запас частьларны табып, төзәтеп куйдылар. Аннан соң, ашлыкның күп өлеше элеватор, киптергечләр аша узды. Шунысы яхшы: чистарту да, киптерү дә үзебездә.
Төп культуралар суктырылса да, эшләр әле дәвам итә. 424 гектарда – кукуруз, 147 гектарда көнбагыш җыеп аласылары бар.
Аксубай районының Иске Кыязлы авылы фермеры Әлфирә Шакирова быелдан терлекләрен бетереп, тулысынча игенчелек белән генә шөгыльләнүгә күчкәннәр. 300 гектарда арпа, бодай, азык кушылмасы, көнбагыш үстерәләр.
– Урып-җыюның яртысы төгәлләнде инде. Бу көннәрдә генә эш тукталып тора. Яңгыр килә дә ява, килә дә ява, – диде ул. – Вакытында җыеп алудан да яхшысы юк. Бераз югалтулар бар инде. Безнең элеваторлар юк, шуңа күрә яңгыр бераз гына төшүгә үк эшне туктатабыз. Хәтта чык төшү безнең өчен яхшы түгел. Чыгышы бик яхшы үзе, башаклар сары гәрәбә шикелле матур булып өлгергәннәр. Гектарыннан 38–40 центнер чыга. Әле ярый техника белән проблема юк. Барысы да үзебезнеке. Көнбагыш җыя торган комбайнны гына башка җирдән чакыртабыз. Узган ел анысын 50 гектар чәчкән идек, быел мәйданнарын арттырдык, чөнки ихтыяҗ зур, акчасы да әйбәт. Көнбагышларыбызны Әлки районына май сыгарга җибәрәбез.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез