Бүгенге яшьләр булачак пенсиясен алдан ук кайгыртырга тиеш. Дәүләт Думасы депутаты, өч мәртәбә Олимпия чемпионы Ирина Роднина әнә шулай дип киңәш биргән. «Пенсия ул хезмәт хакы түгел. Ул картлык буенча пособие кебек. Кайбер илләрдә пенсия бөтенләй юк, – дигән ул. – Һәрвакыт кемгәдер өметәнеп торырга ярамый. Үзеңә мөстәкыйль булырга кирәк». Ә ез картлык көненә ничек әзерләнәсез?
Резедә Сәләхова, актриса, Татарстанның атказанган артисты:
– Дәүләт эшендә эшлибез. Халыкка хезмәт итәбез. Алдан акча хәстәрләү дә кирәктер. Әмма мин әле моның кирәклеген тоймыйм, мөһимлеген аңламыйм. Сез сорау биргәч кенә, ә бәлки әзрәк әзерләнү дә кирәктер, дигән уй башымннан йөгереп узды. Алда ни буласын белеп булмый.
Гөлсу Абдуллина, завод хезмәткәре (Түбән Кама):
– Картлык турында уйлаган да юк әле. Пенсиягә генә өметләнеп утырмагыз, дигән сүзне гел ишетәм мин. Әни шулай ди. Әгәр ярдәм итеп торучы балаң булмаса, әниләрнеке белән дә ерак китеп булмый. Әнием 15 550 сум пенсия ала. Әтинеке белән 35 мең сумга баса. Шулай итеп, яшәргә тырышалар инде. Икәү булгач, тормыш җиңелрәк бара. Олырак кирәк-яракларын без, өч бала, бергә кушылып алып кайтабыз. Абыем зур урындагы эштә. Капчыгы белән онын, шикәр комын алып кайтып тора. Ә менә безгә бу бәхет тәтерме? Балаларны иркәләп, эш эшләтмичә, әзергә-бәзер үстерәбез. Кая алар безгә ярдәм итсен инде? Шуңа да мин пенсиягә чыккач, бераз эшләп, мая туплармын дип торам.
Мария Нигъмәтуллина, сак хезмәткәре (Казан):
– Мин картлыгыма әзерләнәм. Шушы көннәрдә 55 яшемне тутырдым. Һәр хезмәт хакым саен бишәр мең сумны читкә куеп бардым. Шактый сумма җыелды. Бу акчаны кесәдә бер тиен калмаганда да тотмадым. Картайдым дип, балалардан калган кием киеп йөрисем килми әле. Кешечә матур итеп картаясы килә. Матур яши белмибез. Шуңа күрә акчабыз да җитми. Әле дә алданабыз. Бер шалтырату булып, күпме кеше акчасын җилгә очыра. Әллә миңа ул алдакчылар шалтыратмады, дисезме? Билгесез номерларны алмыйм гына.
Илсур Сабиров, инженер (Яшел Үзән):
– «Пенсиядә нишләргә?» дигән уйның килеп тә караганы юк. Заманы шундый, алдан нидер хәстәрләп куеп өйрәнмәгән без. Бар икән, тотабыз, юк икән, юк инде. Район җирендә яшәгәч, бакча тулы сый-нигъмәт. Хатыным уңган. Әллә ниләр ясап куя. Кибеткә йөргән юк. Ипиен дә үзе пешерә. Маллар да тотабыз. Авылда торып, шәһәрчә яшик дип берни эшләмичә яткан кешенең пенсиясе җитми инде ул. Әле ул кешеләр заманында бил бөгеп эшләмәгән дә була. Хөкүмәткә генә ышанып ятып булмый. Аннары, алдагысын Аллаһ белгән, диләр бит әле. Күз күрер, ачтан үлмәбез әле.
Венера Сәмигуллина, тәрбияче (Мамадыш):
– Картлыкны бик кайгыртасы да бит. Әмма эшләгән акча тотылып бетеп бара. Ипотекабыз бар. Ике бала үстерәбез. Бакчага йөртергә дә түлисе, көн саен ашау-эчү дә кирәк. Безнең авылдан күчтәнәч бирүчебез юк. Бар нәрсәне сатып аласы. Шулай булгач, кая монда акча җыеп бару инде? Башта фатир дибез, аннан йорт аласы килер. Аннары балалар укытасы, аларны кияүгә бирәсе булыр. Инде акчабызны үзебезгә тотыйк дигәндә, картлык та килеп җитәр. Оныклар булыр. Хөкүмәт биргән пенсияңне үзеңә тота алсаң ярый инде.
Айгөл Әбүдарова, тәрбияче (Чаллы):
– Әниемә 67 яшь. Пенсиягә чыккач, яши генә башлады әле. Челтәрле бизнеска кереп китте. Мәш китереп, товар сата. Айлык акчасы ирем белән минем хезмәт хакыннан күбрәк. Рәхәт яши, безне дә мул тормышта яшәтә. 12 мең сум пенсиясе килгәч, шушы эшкә тотынды ул. Вакыт күрсәтер, алдан берни әйтеп булмый. Әмма шунысы дөрес: дәүләткә генә ышанып ятарга кирәкми. Матур яшисең килә икән, акча җыеп бару кирәк, дип саныйм.
Марат Галимов, җырчы, Татарстанның халык артисты:
– Динебездә, Аллаһы Тәгалә ризыгын бирә, диелә. Бу чынлап та шулай. Ризык – шул акча инде ул. Әмма пенсия турында сөйләшкәндә, мин әти-әниемне уйлыйм. Алар – Совет чоры кешеләре. Бөтен җаны-тәне белән ил өчен дип эшләгән кешеләр. Чемодан-чемодан грамота җыйганнар. Менә аларның гомер буе эшләүләренә аз пенсия бирелә. Ә үзебезнекен уйлаган юк әле. Бу эштә аңлату кирәк. Әйтик, менә фәлән ел эшләсәң, синең пенсияң шуның хәтле була, күбрәк акча алыр өчен, тагын ничәдер ел эшләгез, дип кисәтсеннәр, искә төшереп торсыннар иде. Пенсиянең пособие икәнен дә аңлыйм мин. Әмма гомер буе тир түккән кешенең хезмәте тиешенчә бәяләнергә тиеш, дип тә саныйм.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез