Резеда Шәрәфиеваның якыннары: «Затлы булып китте»

Аны беркем кабатлый алмаячак! Ул бөтенләй башка кеше иде. 59 яшендә арабыздан киткән Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиеваны якыннары әнә шулай итеп искә ала хәзер. Бар да сагынып сөйләргә генә калды. Җырчыны арабыздан мәкерле чир алып китте. Әмма ул аны берәүгә дә сиздертмәскә тырышты. Җиңәм, яңадан сәхнәгә чыгам, зур юбилей концерты оештырам, дип яшәде. Без бүген җырчының якты истәлегенә багышлап, хатирәләр барладык.

«Чире белән үзенә пиар ясамады»

Журналист, шагыйрә, газетабызның элеккеге баш мөхәррире Гөлнара Сабирова Резеда Шәрәфиева белән озак еллар дус булды. Ул аның сабырлыгына сокланып сөйли.

– Резеданың күңеле чиста иде. Бүгенге вазгыятьтә, аның һөнәрен, кәсебен искә алганда, бу хәл бер яктан гаҗәп тә. Ул беркайчан да гайбәт сөйләмәде, беркемнән дә көнләшмәде. Тормышны яратып яшәде. Якыннары өченянып-көеп яшәп, аларның проблемаларын хәл итәргә тырышып, кайчак үзенә игътибарны онытты. Ихлас иде ул. Нинди генә чарага чакырсалар да, беркайчан да күпме акча түләрләр икән дип уйламады. Барды, җырлады, кайтты, – дип сөйли Гөлнара Сабирова. – Ул сәхнәдә дә затлылыгыбелән аерылып торды. Тавышы да кабатланмас, киемнәре дә башкаларныкы төсле түгел иде. Хәтта авырганда да затлы итеп авырды. «Аһ» дип тә зарланмады. Чире беләнүзенә пиар ясамады. Аралашкан кешеләре күп түгел иде. Авыруы турында сөйләргә кушмады, кешегә чыгартмады.

Гөлнара Сабирова Резедә Шәрәфиеваның соңгы көннәрдә дә юбилей концертына әзерләнүен әйтте.

– Миңа яңа җырлар язарга заказ бирде. Композиторлар белән сөйләште. Яңа костюмнар әзерләде. Концерткөннәрен, урыннарын белеште, – ди ул. – Резеда бик тырыш булды. Авылын яратып яшәде. Буш вакыты булса, шунда китәр иде. Ирләр эшен дә эшләп куярга күп сорамады. Күпләр йокыдан торганчы ул инде әллә ниләр эшләр иде. Намазын калдырмады. Гел елмаер иде. Үз хәлен үзе генә белгәндер, әмма безгә сиздертмәде. Без, аның якыннары, бар теләген үтәргә тырыштык. Барасы килгән җиренә алып бардык. Туганнары аны Резедага лаек итеп карады. Әнисе, сеңлесе бик тәрбияләде. Резеданың үзе кебек чибәр, дөрес тәрбия алган, күңеле буш булмаган кызының бәхете булсын иде. Әнисенә лаек булып, тормышны дәвам итсен.

«Җырларының 90 процентына халык кушылып җырлады»

Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров белән җырчы шәһәр филармониясендә бергә эшләгән.

– Бер бәйгедә катнаштык. Шунда аның тавышы әсир итте мине. 1993 нче еллар иде ул. Соңрак Резеда Ринат Закиров чакыруы буенча, Казанга күченеп килде. Без аның белән бер коллективта 25 ел эшләдек, – ди Рөстәм Закиров. – Бик җайлы, төгәл кеше булды. Беркайчан да соңга калмас, вакытында йоклар, безне дә тәртиптә тота иде. Анда җаваплылык хисе зур булды. Бөтен туганнарын барлап торды ул. Әнисе Рәйхана апаны бик яратты. Җырчылар арасында дәрәҗәсе зур булды. Аның җырлары да хит иде. Җырларының 90 процентына халык кушылып җырлады. Кайда гына чыгыш ясаса да, тамашачы алкышларга күмәр иде аны. Ул нинди генә концерт булмасын, анда матур бизәк иде.

Татарстанның халык артисты Равил Галиев белән аларны 30 еллык дуслык бәйли. Берничә көн элек бергә утырып сөйләшкән җырчыга Резеданың үлеме турында ишетү бик авыр була. Мин аның яныннан бик сөенеп кайтып киткән идем, ди ул.

– 1993 елда таныштык. «Татар җыры – 1993» бара иде. Анда ирләргә «Кара урман», хатын-кызларга «Гөлҗамал»ны җырлау мәҗбүри иде. Мине ирләрне өйрәтергә җибәрделәр. Килеп керсәм, бер бүлмәдә берәү җырлый. Баштарак ир кешеме, хатын-кызмы икәнен аңлый алмый тордым. Бераздан ишек ачылып китте дә Резеда килеп чыкты. Шул көннән дуслашып киттек. Башта «Сердәш» ансамбленә йөрдек, аннан икәү бергә «Хыял»даэшли башладык, – дип искә ала Равил Галиев. – Без аның белән гел бергә булдык. Аралашып яшәдек, сөйләшеп тордык. Үләренә берничә көн кала ул мине Казанга чакырды. Икенче көнне үк җыенып чыгып киттем. Шулкадәр рәхәт итеп утырдык. 60 яшьлегенә әзерләнде. Икенче елга әйбәтләп уздырам, быел туган көнне үткәрә алмадым, диде. (Җырчы туган көнендә яман чирдән үлгән энесе Илһамны җирләде.Ред.) Хәле дә яхшырган иде. Аның күзләре янып торды. Андагы яшәү чаткысы иде! Юбилеенда җырлаячак җырлары белән уртаклашты. Искеләрен дә яңарткан иде. Яздыртмаган бер җыры калды. Миңа шуны тыңлатты. Туганнар турында иде ул. Резеда бит ул ерак туганнарын да барлап торучы булды. Якыннарын әйтәсе дә юк инде. Үзе Казанга күчкәч, Илһамнан кала барысын да үз янына җыйды.

«Безне барлап торды»

Кем белән сөйләшмә, барысы да җырчының кешелеклебулуы, якыннарын кадерләве турында сөйли. Ул аларны бик яратып яшәгән. Сеңлесе Дилбәр, апабыз барыбызга да үрнәк иде, ди.

– Без апабыз арабыздан китәр дип көтмәдек. Бөтенләй бу хакта уйламадык та. Ул үзе дә сер бирмәде. Юбилеена әзерләнде. Көчле булды. Авыргач та, бу хакта беркем дә белмәвен теләде. Апабыз иң якты кеше иде. Яшь аермабыз ел ярым гына булса да, ул чын мәгънәсендә апа булды. Безне барлап торды. Без аны элек тә тыңладык, сүзеннән чыкмадык. Хәзер дә ул әйткәннәрне үтәп яшәрбез, – ди Дилбәр. – Икенче елга әнигә 80 яшь була. Апа аны даконцертында катнаштырмакчы иде. Бии беләсең, инде җырларсың, диде. Әни белән бергә җыр яздырмакчы иде. Тик булмады. Без әни өчен тыныч. Ул авырлыкларныкүтәрә ала. Апабызның кызы Зөләйха безнең белән. Ул быел югары уку йортының беренче курсын тәмамлады. Бик тырыш, тәртипле бала. Алга таба апабыз горурланырлык итеп, матур итеп яшәрбез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре