Казанда Татарстанның халык артисты Резида Шәрәфиева истәлегенә зур концерт оештырылачак. Бу хакта җырчының якын дусты, Бөтендөнья татар конгрессының ММЧ белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи хәбәр итте. Бу хакта ул ТНВга сөйләгән.
Гөлназ Шәйхи сүзләренчә, әлеге концерт хәтер кичәсе генә булмаячак, ә чын юбилей кичәсе булачак. Чөнки гыйнварда җырчыга 60 тулган булыр иде.
«Мин «Чулпан» мәдәният үзәге директоры белән 10 гыйнварга килештем инде. Бу көнне хәтер көне дә, 60 яшьлек юбилей да булачак», - дигән Гөлназ Шәйхи.
 Концертта якын дуслары Равил Галиев, Рәсим Низамов, Фердинанд Сәлахов һәм башка иҗатташлары да чыгыш ясар дип көтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез