Газетага язылу

Режиссер Айдар Җаббаров Камал театрыннан киткән

Режиссер Айдар Җаббаров Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры труппасы белән хушлашты, дип хәбәр итә Татар-информ.

«Камал театры минем өчен туган театрым, режиссер буларак үстергән театрым – бу шулай булып калачак та. Миңа монда гел «тепличный» шартлар тудырдылар, теләгән әсәрләремне куйдым», – диде ул труппа җыелышында.

Айдар Җаббаров башка театрны алып яңа театр төзергә, дигән исәбе барлыгын әйтте. Укытучысы Фәрит Бикчәнтәевка, артистларга, цехларга рәхмәтләрен җиткерде.

Айдар Җаббаровның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына баш режиссер булып килүе көтелә.

Бүген Камал театры артистлары җәйге ялдан соң эшкә чыкты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре