Россиядә финанс тотрыклылыгы саклана, шул исәптән тупланган резервлар һәм дәүләт бурычының түбән булуы аркасында, РФ Финанс министрлыгы җаваплы финанс һәм бюджет сәясәтенә таянуын дәвам итәчәк.
«Тупланган резервлар белән Россиянең дәүләт бурычының түбән дәрәҗәдә булуы нәтиҗәсендә финанс тотрыклылык саклана. Россия Финанс министрлыгы һәм Үзәк банк тарафыннан күрелгән гамәлләр финанс базарларындагы хәлне оператив рәвештә тотрыкландырырга мөмкинлек бирде. Министрлык алга таба да җаваплы финанс һәм бюджет сәясәтенә таяначак», диелгән хәбәрдә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез