Газетага язылу

РФ Конституциясе көне уңаеннан Казан телеманарасы Россия флагы төсләре белән кабыначак

Бүген Казан телеманарасы Конституция көне уңаеннан махсус яктыртылачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Телевышка Россия флагы төсләренә буялачак, ә аның фасадында «12 декабрь – Конституция көне» дигән сүзләр язылачак. Бәйрәм яктырткычлары сәгать 15 тән 23 кә кадәр эшләячәк. Моннан тыш, акциягә илнең башка шәһәрләрендә дә телеманаралар кушылачак.

Исегезгә төшерәбез, 1993 елның 12 декабрендә бөтен халык тавыш бирү юлы белән Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителде. Бу көнне бөтенхалык референдумы узды, анда Россиянең 58 миллионнан артык кешесе тавыш бирде.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре