Газетага язылу

Рифкать Миңнеханов: «Гап-гади татар төрле милләт халыкларын берләштерде»

Рифкать Миңнеханов: «Гап-гади татар төрле милләт халыкларын берләштерде»
Татар-информ

Фойеда – герой-шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында күргәзмә, залда – кадерле кунаклар, күңелдә – патриотизм хисләре... Татарстан Фәннәр академиясендә “Муса Җәлил – Россиянең тарихи һәм мәдәни киңлегендә” дип аталган Бөтенроссия фәнни конференция әнә шундый рухта үтте.

Чарага галимнәр Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Чиләбе, Бөек Новгород кебек шәһәрләреннән генә  түгел, чит илләрдән дә килгәннәр иде. Актлар залына үткәнче, кунаклар “Муса Җәлил. Шигырь юллары арасында – мәңгелек” дип аталган күргәзмәдә шагыйрь тормышына кагылышлы фотосурәтләр, документлар белән таныштылар. Бу экспозиция биш өлешкә бүленгән иде: шагыйрьнең олыгаюы, беренче эшләре, әдәбият өлкәсендәге казанышлары, хәрби хезмәтләре һәм әсирлектә булган чоры, шагыйрь дәфтәрләренең илгә кайтуы һәм хезмәтләренең танылуы.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов сәламләү сүзен:

- Муса Җәлилнең тормыш юлын белү, нинди милләттән булуына, нинди дин тотуына, нинди телдә сөйләшүенә карамастан, илебездә яшәүче һәр кеше, бигрәк тә яшьләр өчен мөһим, – дип башлады. - Шагыйрьнең 120 еллык юбилее Халыклар бердәмлеге елында үткәрелә. Бу очраклы төстә шулай туры килде. Ә бит Муса Җәлил, чыннан да, Россиядәге, чит илләрдәге төрле милләт кешеләрен берләштерә торган көчкә ия. Шулай ук Татарстанда быел Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы. Муса Җәлил - нәкъ менә хәрби эшчәнлеге, батырлыгы, фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә герой исеменә лаек булган кеше.

Бүгенге конференция Татарстанның мәдәни һәм иҗтимагый тормышында зур роль уйный. Һәр кеше үз иленең тарихын, геройларын яхшы белергә, хәтерендә сакларга, киләчәк буыннарга җиткерергә тиеш. Уйлап карасаң, гап-гади татар төрле милләт халкын берләштерде. Бу – безнең өчен зур горурлык. Геройның исемен мәңгеләштерү эшләрен киләчәктә дә дәвам итәрбез.

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, әлеге фикерләрне дәвам итеп, конференциягә килгән яшьләргә мөрәҗәгать итте. Шагыйрь язмышын өйрәнеп, батырлык, тугрылык кебек сыйфатларга ия булырга, аңа охшарга тырышырга кирәклеген ассызыклады. Бу җәһәттән ул, Җәлил турындагы истәлекләрне яшь буынны тәрбияләүдә кулланганнары өчен мәктәп, урта һәм югары уку йортларының педагогларына, геройның тормыш һәм иҗат юлы белән шөгыльләнүче фән кандидатларына һәм докторларына рәхмәтен белдерде. 

Россия тарих җәмгыяте идарәсе рәисе Руслан Гагкуев: .

- Муса Җәлилне өйрәнү – ул шагыйрьнең иҗатын популярлаштыру гына түгел, ә бәлки укучыны чын тарих белән таныштыру”, – диде.

Чын тарих дигәндә, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗевның чыгышы бу җәһәттән залда утыручылар өчен шактый мәгълүмат биргәндер дип уйлыйм. Шагыйрьнең “тормышка кайтуы” нинди юллар аша үткән, нинди каршылыкларга тап булган? Ул әнә шул сорауларга җавап бирде.  

Сүз дә юк, залда иң кадерле кунак – шагыйрьнең кызы Люция ханым Җәлилова иде. Ул 60 нчы елларда Мәскәүдә әтисе белән бер камерада утырган Андре Тиммерманс белән очрашкан. Сүзен дә шуннан башлады.

-Без Андре белән Мәскәү урамнары буйлап бик озак йөрдек. Аның сөйләвеннән үзем өчен күп нәрсәләр белдем. Беренчедән, шырпы тартмасы зурлыгындагы дәфтәрнең ничек итеп илгә кайтып җитүе турында. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Бу кеше бернидән дә курыкмыйча, шагыйрьнең соңгы үтенечен тормышка ашырган. Концлагерьда утырган кайбер тоткыннарга, шул исәптән бельгиялеләргә, шәхси әйберләрен җыеп, туганнарына җибәрергә мөмкинлек биргәннәр. Ул миңа әтиемнең дәфтәрен ботинка эченә тыгып, башка әйберләр белән туганнарына җибәрүе хакында сөйләде. Ә 1946 елда ул аны Брюссельдәге совет илчелегенә тапшыра алган.

Муса Җәлилне Плетцензее төрмәсенә күчергәч, Андре Тиммерманс та очраклы төстә шунда килеп эләгә һәи шагыйрьгә дәфтәрнең “иреккә  чыгып китүе” турында җиткерә.

-“Әтием шигырьләренең туган илгә кайтып җитәсен ишеткән. Моны белү миңа бик мөһим иде”, – диде Люция ханым.

Әйтергә кирәк, Муса Җәлилнең тормышына кагылышлы истәлекләр әле дә табылып тора. Конференциягә Бөек Новгород шәһәреннән “Шкраб” эзләнү отряды җитәкчесе Светлана Орлова да килгән иде. Буш кул белән түгел. Ул Татарстан милли музеена бик кыйммәтле бүләк тапшырды. Бу - Муса Җәлил эшләгән “Отвага” газетасының типогафиясендә текст язар өчен кулланылган хәрефләр. Шулай ук газетага рәсемнәр урнаштыру өчен эшләнгән берничә гравюра да бар.  Әлеге экспонатлар әле берничә ел элек кенә табылган.   “Шкраб” төркеме аларның нәкъ менә “Отвага” газетасы типографиясенеке икәнлеген дә тәгаенли алганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре