Рифкать Миңнеханов: "Kazan Digital Week”та катнашучыларының 83 проценты яңа хезмәттәшләр тапкан"

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, “Kazan Digital Week-2024” катнашучыларының 83 проценты яңа хезмәттәшләр тапкан. Бу хакта ул быелгы форумның үзенчәлекләренә багышланган матбугат очрашуында әйтте.

“Kazan Digital Week-2024” катнашучыларының 83 проценты яңа хезмәттәшләр тапкан. Теләсә кайсы статистика да мондый күрсәткечләр белән мактана алмый”, – диде ул.

Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, уңыш сере чараны дөрес итеп оештыруга да бәйле. “Беренче күргәзмәдән соң, катнашучылар: “Бар да яхшы. Әмма катнашучылар саны күбрәк булсын иде. Югыйсә, безгә күбрәк үзара гына аралашырга туры килә”, – дигән теләк җиткерде”, – дип искә алды җитәкче. Аларны ишеткәннәр һәм катнашучылар җәлеп итүнең яңа алымын уйлап тапканнар: Форумга 2-3 ай кала анда көтеләчәк яңалыклар җыентыгын әзерләп тарата башлаганнар.

“Моның нәтиҗәсе буларак, былтыр катнашучылар географиясе шактый киңәйде. Күргәзмәдә катнашучылар: “Утырып торырга да өлгермибез, проектлар белән кызыксынып, безгә мөрәҗәгать итүчеләр бик күп”, – диләр”, – дип сөйләде Рифкать Миңнеханов.

Билгеле булганча, 17-19 сентябрьдә Казанда «Kazan Digital Week 2025» Халыкара форумы узачак. Быел анда дөньяның 60тан артык иленнән 20 меңгә якын кеше катнашачак дип көтелә. Форум кысасында өч көн дәвамында 100гә якын чара узачак. Аларда барлыгы 500 спикер, шул исәптән, чит илләрдән 60 спикер катнашачак. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре