Бер танышым, журналист ханым белән җәйге ялларны ничек уздыруыбыз турында сөйләшеп утырабыз. Каләмдәшем чит-ят җирләргә караганда туган авылын якынрак күрә. Гадәтенчә, һәр яз көне сугышта һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл тирәсенә чәчәкләр утырта икән бу. Кайткан саен һәйкәл яннарын тәртипкә китерә, чүп үләннәрне утый, чәчәкләргә су сибә. Соңгы кайтуында кәефе бик кырылып килгән. Әлеге дә баягы һәйкәл тирәсендә мәш килеп йөргәнен күргәч, бер авылдашы моңа: «Сиңа кирәкме бу?» – дигән. «Әй, гарьләндем шуңа, Риман абый, җитмәсә, бу сүзләрне үземә туган тиешле кеше әйтте бит!» – ди. Әле һәйкәлгә язылган исемлектә шул авылдашының да бабасы бар.
Каләмдәшем сөйләгәннәр минем дә күңелне кузгатты. «Сиңа кирәкме бу?» – дигән сүзләрнең соңгы вакытларда еш әйтелүе болай да уйландыра иде. Әмма авыл кешесеннән ишеткән юк иде. Чөнки авыл гомер-гомергә зур бер гаилә кебек яшәде. Күршең берәр нәрсә эшли башласа, аңа ярдәм итәргә атлыгып тору гадәти хәл саналды. Бәрәңге алган вакытта эшен иртәрәк бетергәннәрнең чиләк-көрәк күтәреп күршеләренә йөгерүе, шулай итеп бәрәңге алуны күмәк эшкә, үзенә күрә бер бәйрәмгә әйләндерүе дә матур бер гадәт иде. Дөрес, авыр чакта сиңа ярдәмгә килүчеләр бүген дә аз түгел, әмма шул ук вакытта «каршы як» сафы да ишәя бара. Бу хакта дус-ишләргә, танышларга да сүз катам. Алар нәрсә ди? «Хәзер дөньясы шундый», – ди.
– «Шундый» нинди була соң ул? – дип төпченәм. Күбесе: «Хәзер кеше күбрәк үзе турында уйлый», – диләр. Араларында: «Элек бөтен кеше бертигез яшәгән», – диючеләр дә очрый. Кайберләре: «Хәзер акча заманы, бушка эшләргә дураклар юк!» – дип тә җиффәрә. Ленин башлаган «Шимбә өмәләре»н дә искә төшердек. «Бушка эшләмибез», – дигән сүзләр уйда да, телдә дә юк иде ул чакта. Өмәгә чыгу бәйрәмгә бару кебек кабул ителде.
Бераз әңгәмәдәшләремнең күңелләрен кытыклап аласы килеп китте дә: «Чит илләрдә өмәләр булган микән ул?» – дидем. Миңа карап көлделәр генә: «Аларның Лениннары булмаган бит, өмә каян килсен!» – диделәр. Шулай шаярыштык шаярышуын да, тик күңелдә барыбер сорау калды. Җәмгыятьтәге үзгәрешләр безне дә икенче кеше итәр микәнни? Яшәешебезне акчага гына корып, кеше хәленә керү дигәннәрен онытырбыз микәнни? Һәркем: «Сиңа кирәкме бу?» – дип яши башласа, кайларга барып чыгарбыз икән? Совет чорында «коллективизм тәрбияләү» дигән сүзләрне еш әйтәләр иде, мондый тәрбия идеологиянең бик әһәмиятле юнәлеше саналды.
Без бүген дә:
. Кайгы-шатлыкларны уртак итеп яшисе урынга, хөсетлек, хәтта кеше кайгысына шатлану чалымнары да күренә башлады кебек.
Күңелсез уйларны куасы килә. Авыр чакта таяныр кешеләр барыбер күбрәк, дип үз-үземне юатам. Хәтта җәнлек-җанварлар да, гомумән, бар тереклек ияләре өер-өер булып, бергәләп, ярдәмләшеп яшиләр, ә без – кешеләр, дим. Безнең халыкта «чир китә, гадәт китми» дигән сүз бар. «Сиңа кирәкме бу?» – дип яшәү дә вакытлы чир булсын, гадәткә әйләнмәсен иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез