Риман Гыйлемханов: «Һаман күршенекенә күз төшә, безгә «импортча» кирәк»

Ни турында языйм икән, дип аптыраган чаклар еш була башлады. Тема таба алмый алҗыйм гына бит! Бүген, аптырагач, беренче катка буфетка төштем, дуслар белән каһвә эчеп сөйләшеп утырсам, башка берәр җүнле уй килмәсме дип уйладым. Ә буфетта кеше юк. Тирә-якка караган булып нидер эзләгәндәй итәм. Буфетта эшләүче кыз Айгөл: «Берәр нәрсә югалттыңмы әллә, Риман абый?» – ди.

– Әйе шул.

– Нәрсәне? Бәлки минем күзгә чалынгандыр?

– Күзгә чалына торган нәрсә түгел шул ул, тема таба алмыйм, сеңлем.

Айгөл көлә: «Моңарчы тапканны тагын табарсың әле», – дип күңелне юата. «Күңел» дигәннән, күңел кузгалмыйча берни дә яза алмавым турында әйтә киләм мин. Бу мәсьәләдә без Уинстон Черчилль белән бер фикердә икән. Ул – Британиянең дәүләт эшлеклесе, ике мәртәбә Премьер-министр булган кеше генә түгел, ә журналист, язучы да. Улым Булат миңа Черчилльнең үзе язган бер китабын бүләк иткән иде.

Китапта аның төрле мәгълүмат чараларына биргән интервьюлары бар. Берсендә Черчилль журналист хезмәте турында: «Күңел биреп, күңел аша үткәреп языгыз. Шул вакытта сезне яратып укырлар...» – дигәнрәк сүзләр әйтә. XIX гасыр ахырында Англиядә туган Черчилль әфәнде белән Арчаның Субаш Аты авылында дөньяга килгән Риманның бер сүздә булуы мине баштарак гаҗәпләндергән иде. Инде хәзер Черчилль әфәнде әйткәннәрне табигый дип саныйм. Иҗади эш белән шөгыльләнгән һәркем, күңелдән чыккан гына күңелгә барып җиткәнен беләдер. Белми икән, димәк, ул тормышта күп нәрсә югалткан. Тора-бара бу кире кайта алмаслык югалтуга әйләнәчәк. Һәм андый кеше нишли? Эшен «ярамаган тагын» дип башкара башлый. Мондый хезмәтнең нинди җимеш биргәнен чамалыйбыз инде.

Шушы көннәрдә бер дустымның «Лада Гранта» машинасы кәҗәләнә башлаган, йә кабына, йә юк икән. Иске машина да түгел бит әле, нибары 7 мең чакрым йөргән. Гарантия срогы да бетмәгән. Автосервиска биргән бу, бер көннән: «Машинагыз әзер, килеп алыгыз!» – дип шалтыратканнар. Машинасын алуга безгә килде бу. Бераз чәйләп сөйләшеп утырдык. Инде китәргә дип чыгып утыргач, машинасы тагын кабынмаган. Мин шуңа шаккатам, чит ил машиналары нигә шулай кәҗәләнми, нигә ышанычлы икән? Уйлавымча, бездә әле шактый нәрсә «ярамаган тагын» дип эшләнә кебек. Юкса «күрше тавыгына кызыгып» яшәмәс идек. Һәр эшне күңел биреп эшләмәү нәтиҗәсендә күпме нәрсә югалттык без! Горурлыкны да югалта яздык.

Хикмәт машиналар эшләп чыгаруда гына түгел, кая карама, чит илнекенә күз төшә бит. Әлбәттә, төрле илләрнең үзара сәүдә итеп яшәве табигый, ул – кирәк нәрсә. Хикмәт шунда гына: үзең күпме аласың, күпме сатасың бит. Ә үзебез читкә, нигездә, нефть-газ продукциясе, тимер һәм тимер эшләнмәләре һәм бодай чыгарабыз. Алдынгы технологияләр турында сүз дә бармый, алар нигездә читтән керә. Бездә хәтта бәрәңгегә дә кытлык икән, үзебез үстерә белмибез булып чыга. Шуңа күрә читтән кертәбез. «О-о... импортный!» – дип сокланып яшәү дәвам итә.

Кеше кулларына калмыйча, иң кирәкле әйберләрне үзебез җитештереп яшисе иде бит! Мондый заман кайчан килер – белмим. Бу язманы төгәлләгәндә телевизорга күз төште: озакламый бездә мәшһүребез Илһам Шакиров иҗатына багышланган зур концерт булачак икән. Тапшыруда катнашучылар моны, сокланып, «Трибьют Илгаму Шакирову» дип атадылар. Шундый матур сүз әйтә алуларына шатландылар да шикелле. Ә бит «трибьют» дигән инглиз сүзен үзебезчә «багышлау» дип әйтеп булыр иде. Юк, безгә «импортча» кирәк.

Әй, юкка баш катырмыйм, безгә ярамаган тагын.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект әйтеп кенә бактым милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре