Быелгы җәйнең яртысы Казан читендәге Зәңгәр күл буенда үтте, дияргә мөмкин. Көнгә бер генә бара идек без анда, шунда да күңелләр күтәрелеп, яшәреп, әни әйтмешли, «кеше булып» кайта идек.
Зәңгәр күл суы бик салкын, нибары 4–5 градус чамасы гына, әмма халык ишелеп килә. Чөнки суы бик шифалы, ниндидер файдалы тозларга бай, диләр. Мин моңа ышанам, Зәңгәр күлгә барып йөргән ике-өч ай эчендә хатыным тагын да яшәреп китте. Мин үзем салкын суга чуммадым инде, куркытты, яр буеннан хатынга көч биреп кенә тордым. Һәм үзем дә яшәрдем кебек. Минем яшәреп китүемә тагын бер вакыйга сәбәп булды.
Бер килүебездә күл буендагы чирәмдә табын әзерләп мәш килүче кызларны күрдек. Кыз дип, яшь әниләр иде алар, йөгереп йөргән балалары да, коляскада утырганнары да бар.
Бераз читтәрәк шуларга сокланып, эскәмиядә утырам. Әниләрнең берсе нәни кызына кәнфит тутырылган кечкенә генә пакет бирде дә: «Бар, кызым, өләшеп чык!» – диде. Алтынсу бөдрә чәчле бу кыз минем янга да йөгереп килмәсенме?! Матур итеп елмайды да кәнфит сузды. Рәхмәт әйтеп алдым, башыннан сыйпап куйдым да, әнисеннән: «Кәнфит бирергә син куштыңмы, сеңлем?» – дип сорадым.
– Үзе шундый юмарт ул, абый. Әгәр үзенең берәр нәрсә ашаганын читтән карап торучыны күрсә, авызыннан өзеп, аңа китереп бирергә мөмкин, – диде әни кеше.
Әнә шулай итеп Зәңгәр күл сылулары белән танышып киттем. Берсе – Алисә, өчесе Гөлназ исемле икән. Олы балалары «Адымнар» мәктәбендә йөри, шунда танышып, ахирәт дусларга әйләнеп беткәннәр. Якыннан танышасы килгән иде, ашыгыч рәвештә Казанга кайтырга туры килде. Шулай да Гөлназларның берсе белән телефон номерларын алыштык. Ике-өч көн үтте микән, миңа шалтырата бу: «Риман абый, иртәгә күлгә барабыз, вакытыгыз булса, килегез!» – ди. Килмимме соң? Эштә: «Яшь киленнәр свиданиегә чакыра», – дип мактанып та алдым әле. Кызлар: «Чир китә, гадәт китми инде ул», – диештеләр.
Бардык күлгә. Киленнәребез кафе янында, тышкы якта өстәл әзерләп куйганнар. «Киленнәребез» дип әйтүем тикмәгә түгел. Шушы ике очрашуда алар белән туганлашып беттек шикелле. Хатыным да: «Бигрәк ачык кызлар, йөзләре нурлы», – дип сокланды. Алар турында сүз чыккан саен, йә «кызларыбыз», йә «киленнәребез» дип ычкындыра.
Тик мин аларны бутый башладым. Ярый, Алисә берәү генә инде. Ә Гөлназлар – өчәү. Әле җитмәсә бер-берсенә охшаганнар да кебек. Аптырагач, исемнәре янына шөгыльләренә карап төрле сүзләр язып куйдым. Мәсәлән, Гөлназ Габитова – сәяхәтче. Миңа кәнфит биргән Самиянең әнисе ул. Аның Инель атлы улы да бар әле. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, бу исем «йолдыз», «балкыш» дигәнне аңлата икән. Аның «Самия»се дә бик мәгънәле, «камил, олуг» дигәнне аңлата. Кызларыбыз, гомумән, балаларына исемне бик белеп сайлаганнар. Беренчедән, ике кызыбызның икешәр, ике кызыбызның өчәр баласы булуын әйтик. Алар балаларын Ходай бүләге дип кабул итә.
Вафина Гөлназның өч баласы бар: Сылу, Сәйдә һәм Рамай. Улына нинди исем кушарга икән, дип аптырап утырганда, ире Фердинандның дусты телефоннан шалтыраткан да халкыбызның «Рамай» җырын җырлый башлаган. Исем кушарга шул җитә калган. Вафиннар гаиләсе, гомумән, музыкаль гаилә икән. Фердинанд гармун уйный, Гөлназ җырлый, бии, кул эшләре белән шөгыльләнә. «Тик тора алмыйм, миңа хәрәкәт кирәк», – ди. Аның исеме янына үзем өчен «тиктормас» дип язып куйдым. Вафиннар Тәтеш районының бер авылында умарта да асрыйлар икән.
Өч балалы киленнәребезнең тагын берсе – Алисә Ибраһимова. Аның исеме янына «каләмдәш» дип язып куйдым. Заманында Алабуга шәһәрендә газетада эшләгән. Димәк, җеннәребез туры килә. Ире Руслан – төзүче. Өч кыз үстерәләр: «Таңсылу, Айшә, Әминә. «Килендәш»ләре әйтүенчә, Алисә табигатькә гашыйк, башкалар күрмәгәнне дә күрә. Диндә ул, хәләл ризыклар пешерә.
Өченче килен – Гөлназ Динмөхәммәтова. Белеме буенча рус-инглиз теле укытучысы. Студент чакта танышкан егете Мөдәррискә кияүгә чыгып, инде 18 ел матур гомер кичерәләр. Ике балалары бар. Мөдәррис кайчак: «Синең белән бер ел ике елга исәпләнә», – дип әйткәли икән. Әлбәттә, яратып, хәтта үсендереп тә әйтәдер ул бу сүзләрне. Чөнки Гөлназ – бик тынгысыз җан. Сайтта «Матурлан» дигән интернет-проект алып бара. «Гөлназ безне дә матурлата», – ди кызлар. Күңелдән генә: «Сезгә башкаларның да күзе төшмәсен инде», – дип куям үзе. Аннан соң: «Һәркемнең матурлыкка карап сокланырга хакы бар», – дип тынычланам.
Кызлар «Ватсап»та «Тәмлетамак» дигән төркем дә ачканнар. Китаплардан укып, хәләл кафеларга йөреп, тәмле ашлар пешерү серләрен өйрәнәләр. Безне сыйлаган бәлешләре дә телеңне йотарлык иде.
Дүртесе дә «Адымнар» мәктәбендә ата-аналар комитеты әгъзалары икән.
Аларны тыңлаган саен сокланам. Бер-беренә бала да карашалар. Берәрсенең берәр җиргә барасы булса, балаларын дустына калдыра ала. Моңа берсе дә авырсынмый, шулай тиеш, дип кабул итәләр.
Хатыным Фәридә белән кызларыбызны сагынып яшибез. Ул: «Зәңгәр күлгә тагын кайчан киләләр икән?» – дип сорашкалый. Мин: «Сәфәрдән кайткач», – дим. Сәяхәтче Гөлназыбыз октябрьнең икенче яртысында Дагыстанга, Владикавказга үз машиналарында сәфәр чыгасыларын әйткән иде. Үзләре белән Гөлназ Динмөхәммәтова гаиләсен дә алалар. «Балаларны да, әлбәттә инде, ирләрне дә калдырмыйбыз. Рульдә алмаш-тилмәш барабыз», – дигән иде сәяхәтче Гөлназ. «Исән-сау йөреп кайтыгыз! Кайткач, кайларга барганнарыгыз, ниләр күргәнегезне сөйләрсез», – дигән булдым инде.
Гаилә – җәмгыятьнең күзәнәге, диләр бит. Илдә Алисә, Гөлназларныкы кебек гаиләләр күбрәк булса, тагын да камилрәк җәмгыятьтә яшәмәбезме, дип тә уйлап куям әле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез