Өй эчендә егылып имгәнә торган гадәтем бар. Беркөнне тагын егылдым. Зал ягына чыгам дип бусага аша атлаган идем, аяк таеп та китте, гөрселдәп барып та төштем. Торып басмакчы булам, аяклар тотмый. Аяк бармаклары селкенә үзе, димәк, сөяк-фәлән сынмаган. Әкренләп шуыша-шуыша бардым да көч-хәл белән диван өстенә үрмәләдем. Шуннан дусларга шалтыратырга тотындым. Сүз куешканнармыни: «Скорый чакырт та больничный ал, рәхәтләнеп ял итәрсең», – диләр. «Пенсиягә чыккач ял итәрмен әле», – дип, кылтайган булам. Пенсия яшеннән узганга 15 ел вакыт үтсә дә, өй тавыгына әйләнәсе килми. Хөкүмәткә рәхмәт, хезмәт хакын да, пенсиясен дә биреп бара, рәхәтләнеп яшибез.
Дөрес булса, 2040 елга безнең илдә уртача гомер озынлыгы тагын биш елга артырга тиеш ди. Бу инде пенсиягә чыгу яшен дә арттыру дигән сүз. Димәк, пенсиясен дә, хезмәт хакын да алып, алга таба да гөрләтеп яшиселәр бар әле.
Юк инде, больничный алып, өйдә бот күтәреп ятмаячакмын. Ельцин әйтмешли, «так шты» больничныйларыгыз үзегезгә булсын. Беләсездерме, юктырмы, без бәйрәм көннәрен дә кертеп, елның 118 көнен ял итәбез икән. 3 көн эшләдең дә ял, 3 көн эшләдең дә ял, шәп бит, ә!
Диванда бераз утыргач, бәрелгән җирләрнең авыртуы бераз басыла төште. Телефон аша интернетка кердем. Гыйбрәтле мәгълүматлар күп була анда. Мәсәлән, белгечләр адәм баласына картлык ничә яшьтә килүен ачыклаганнар. Төрле илләрдә төрле яшьтә килә икән ул. Россиядә 59 яшьтән соң дип язганнар. Яңа Гвинеядә 45 тә, Әфганстанда 51 яшьтә, әллә кайда җир читендәге Вануату Республикасында 52 яшьтә картая башлауларын укыгач, үзебезнең ил өчен шатландым, күңелне горурлык хисләре биләде.
Әлбәттә, картлык килүне фәлән яшь белән генә аңлату бик үк дөрес нәрсә түгел инде ул. Мәсәлән, җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге белгечләре, картлык килүнең төп билгесе – кешедә төрле авырулар башлану, ди. Сораштыруда катнашканнарның яртысы шул фикердә икән. Картаюның икенче билгесе – үзеңне яшәтерлек акча эшли алмау. Монысы, гади генә әйткәндә, кеше кулына калу була инде. Шөкер, миңа кагылмый бу. Әйбер алганда калтырана-калтырана акча сузмыйм. Ә авырулар башлануга килгәндә, бер җире дә авыртмаган кеше үлгән кеше була, диләр бит. Минем ике аяк та сынык. Сызлаштырган җирләр дә байтак, әмма сыкранып утырмыйм, йөреп торам. «Сукыр күп күрер, аксак күп йөрер», – дигәннәре миңа кагыладыр инде ул.
Бил турысыннан уң якта нидер чәнчеп куйды. Катырак бәрелгәнмен, ахры. Ничава, үтеп китәр. Абау, башым чатный башлады. Монысы нәрсә инде? Бәрелгән урынны капшап карадым, шешеп чыккан икән. Шуны уйлап куйдым әле: баш бәрелүнең миңа файдасы да булмады микән? Әнә инглиз галиме Исаак Ньютон башына алма төшкәч, бөтен дөнья тартылу турында закон ачкан бит. Әлбәттә, алма төшү вакыйгасын уйдырма диючеләр дә бар. Ә менә минем баш бәрелү – булган хәл. Моңа үкенмим дә. Баш бәрелмәгән булса, күңелемә яшәеш турында төрле уйлар килмәс һәм бу язма да тумас иде. Шул турыда уйлагач, күңелгә тагын да рәхәт булып китә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез