Бер елны аяк сындырып бүлнискә эләктем. Палатада сигез кеше ятабыз. Арабызда иң өлкәне Чүпрәле районыннан Мостафа абый иде. Урманда бүрәнә тарттырганда тимер трос өзелеп аягына бәргән, сөякләрен чәрдәкләгән моның, шуңа шактый катлаулы операция ясаганнар.
Беркөнне хәл белергә сеңлесе килде. Ишектән керә-керешкә кулларын сузып абыйсы караватына таба узды да: «Бик сызлыймы, абый җаным?» – дип Мостафа абыйны кочаклап алды.
«Сызламыенца, терели тунагац...» Мостафа абый шулай диде дә елап ук җибәрде, аңа сеңлесе кушылды. Бераздан тынычланып, озаклап сөйләшеп утырдылар. Миңа, филолог кешегә, аларның Чүпрәле шивәсендә «цыртлатып» сөйләшүе кызык тоелды. Гомумән, диалект һәр телгә үзенчәлекле бизәк өсти бит ул. Сеңлесе киткәч, Мостафа абый белән «аның телендә» бераз гәп корып та утырдык әле. Әмма бу күрше караватта ятучы Дамир дигән егеткә бик ошап бетмәде. Ачусыз гына: «Мостафа абый, һаман цырт та пырт киләсең, татарча нормальный гына сөйләшә алмыйсыңмы әллә?» – диде. Мин үпкәләмәде микән дип Мостафа абыйга карыйм. Ул бераз гына дәшми торды да аннан соң тыныч кына: «Зату безнең урысцабыз якшы», – дип куйды. Барыбыз да көлеп җибәрдек.
Ни сәбәп, без, әдәби телдә сөйләшеп үскән авыл малайлары, «ц» авазын әйтергә ояла идек. Шуңа күрә «цирк»ны – «сирык», «цемент»ны – «симинт», «цех»ны – «сех» дип кенә әйтә идек. Ә мишәрләр әнә рәхәтләнеп, дөрес итеп урысча сиптерә икән бит! Мин шуларны уйлап көлдем. Ә Мостафа абый үз милләттәшләре белән гел татарча сөйләште. Палатадагы татар егетләре урысча сүзләр кыстыра башласа, яман ачуы килә иде дә: «Үз телегезне оныттыгыз мәллә, фәләнегезне төгәл итим», – дип сүгенеп җибәрергә дә күп сорамады. Төнлә авыртуга чыдый алмыйча ыңгырашып-саташып сүгенгәндә генә урысчага күчеп ала иде ул. Яраттык без Мостафа абыйны. Мин аягымны 1987 елның гыйнварында сындырдым. Бу вакытта татар теле дәүләт теле статусы алмаган иде әле, татарның кайбер мескене шәһәр урамнарында, кибетләрдә, трамвай-троллейбусларда татарча авыз ачарга да ояла иде. Ә Чүпрәленең гап-гади бер абзые бүлнис палатасында татар теле өчен үзенчә көрәшеп ятты. Урысча кыстырып берәр нәрсә сорасаң, дәшми, аңламамышка салыша иде. Аның: «Зату урысцабыз якшы», – диюе өлкән кардәш теленә мөкиббән китүдән әйтелгән сүз булмагандыр да. Дамирның авызын каплау өчен генә әйткәндер ул аны. Юкса татар теле өчен ул кадәр үк өзгәләнмәс иде. Хәтта янына татар фамилияле врач кереп хәлен урысча сораша башласа да, протест йөзеннән аңа аптырап карап торыр иде. Врачка каты әйтеп булмый бит инде, язмышың аның кулында. Аның каты әйтүе әнә шул дәшми тору, врачка җавап бирмәү иде. Татарлар үзара урысча сөйләшә башласа, һаман Мостафа абыйны искә төшерәм, гыйбрәт итеп аның турында сөйлим, оялтырга тырышам.
Мескенлек психологиясе ничек шулай ныклап кереп утырган татар күңеленә?! Ун татар арасында бер урыс булса, шундук «өлкән туган» теленә күчәбез, «птамушты, может обидеться». Ә без исә – «безобидныйлар». Әле алай гына да түгел, урысча сөйләшү – безнең өчен зур мәртәбә, укымышлылык, зыялылык билгесе. Кайберәүләр моны яшерми дә. Бер танышыма «Ватаным Татарстан»ның бер санын биргән идем. Минем язманы укыган бу. Берәр фикер әйтмәсме дип көтеп торам, әйтте бу. «Да, брат, татарча уку да кыен икән хәзер», – диде. Юкса бик гади, һәркемгә аңлаешлы итеп язабыз. Ә бу көчкә укып чыккан, имеш. Иң кызыгы: татарча уку кыен икәнлеген зур горурлык белән әйтте ул. Аның өчен татар теле плебейлар теле иде. Асылда урысчасы да такы-токы, «кухня теле» иде аның һәм урысча сөйләшкәндә килешле сүз таба алмаса, сүз әйтәсе урынга сызгырып куя иде. Мәсәлән, «машина фьют на обочину» сымаграк була инде.
Урысча сөйләшү зыялылык билгесе дип санаучылар арасында югары белем алганнар да шактый. Әмма алар наданнар рәтенә керәдер дип уйлыйм.
Мостафа абый, ялгышмасам, урта мәктәпне дә тәмамламаган иде, әмма рухи яктан бай һәм кайбер дипломлылардан белемлерәк тоелды ул. Татарның кем икәнен, башка халыклар арасында нинди урын тотуын күңеле белән сизә иде. Татарчасын «оныткан» татарга сүз катмаса, аны кешегә санамаса, урыс кардәш белән аның үз телендә сөйләшә иде. Чөнки «урысцасы якшы» иде.
Мостафа абый, син, бәлки, исән-саудыр. Миннән ун яшькә өлкән булсаң да, сиксәннең теге ягында гына әле син. Берәр хәбәр сал, телебез язмышы турында рәхәтләнеп бер сөйләшеп утырыр идек дип әйтүем.
Риман Гыйлемханов
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез