Риман Гыйлемханов: «Җырда гына калыр микәнни?»

Укытучыларны мыскыл иткән өчен җавапка тарту турында закон кабул итәргә әзерләнү тирәсендә сүзләр куергач, мин дә әйтеп багыйм әле, дидем. Баштарак, Россия думачылары өчен бүтән мәсьәлә калмады микәнни, дип уйлап куйдым. Укытучы белән укучы арасындагы мөнәсәбәтләр федераль закон кабул итү кирәклеге дәрәҗәсенә җитте микәнни? Укытучылар өстеннән, йомшак кына әйткәндә, «басымчак итү» гадәти хәлгә әйләнде.

Үзем язам, үзем «Хәтерлим мин бүгенгедәй...» дип җыр көйлим. Иң элек мәктәпкә матур киенеп барсын диптер инде, әнинең миңа өр-яңа сатин чалбар тектергәне искә төште. Укытучыңа бирерсең, дип кулга чәчәк бәйләме дә тоттырдылар. Чәчәкләре күрше Галим абыйлар бакчасыннан иде, үзебез нигәдер үстермәгәнбез. Мин: «Ярый әле укытучыбыз Галим абый түгел, үз чәчәкләрен таныса, нишләрмен», – дип куркуга төшүемне хәтерлим. Математика укытучысы иде Галим абый, сугыш ветераны иде. Без аңа гомер буе хөрмәт белән карадык. Укытучылар безнең өчен, гомумән изге зат иде.

Мине беренче класска кабул итүче укытучымның детдом шоферы Габбас абый хатыны Әминә апа икәнен белгәч, гомумән, куркып калдым. Чөнки Габбас абый безгә еш керә иде. Көннәрдән беркөнне Әминә апа минем кайбер тәртипсезлекләрем турында Габбас абыйга сөйләсә, ә ул әтигә җиткерсә... Шук идек инде. Шул ук вакытта укытучыларны, курка-курка, бик ярата идек. Беркөнне бер укытучыбыз (исемен әйтмәвем аңлашылыр) ертык оек киеп килгән иде. Ертыгы зур түгел, күзгә артык ташланмый, каядыр кадак-фәләнгә генә эләктергән булгандыр инде. Ну, аның өчен ничек борчылуларымны белсәгез?! Башкалар күрмәсен иде, дип теләкләр теләп утырдым. Җүнле оегы да юк икән, дип көлә башласалар? Хәер, көлмәсләр иде, яраткан кешедән көлмисең инде ул.

Безгә тагын бер укытучы кыз килгән иде. Рус теленнән укытты. Укытучылык буенча махсус белеме бар икән. Безнең авыл укытучыларының күбесе 7 класс белемле иде. Менә шул укытучы кыз өчен ничек борчылганыбызны белсәгез! Начар кешегә кияүгә чыгып әрәм булмасын, дип курыктык без.

Укытучылар мәктәпкә безнең әти-әниләрне алыштырды. Бар сүзләренә ышандык, ни кушсалар – шуны эшләдек. Чөнки алар Укытучы иде.

Быел Укытучылар көне алдыннан бөтенләй югалып калдым. Баксаң, безне мәктәптә каршы алган буын бүген инде юк икән. Алар бакыйлыкка күчеп беткәннәр. Башлангычта гына түгел, урта, хәтта югары сыйныфта белем-тәрбия биргәннәре дә юк дәрәҗәдә. Әмма мин аларны бәйрәм белән котлый алмасам да, яратып искә алам, аларның рухына белгәннәремне укыйм.

Бүгенге җәмгыятькә нәрсә булды? Балалар ни өчен укытучыларны мыскыл итә башладылар? Бүген укытучылар башкамы, әллә балалар башка тәрбия алганнармы? Гаеп бәлки ата-аналардадыр? Алар арасында: «Укытучыңны ярат, аның сүзен тыңла!» – дип, балаларын мәктәпкә озатып калучылар күп микән? Гомумән, бар микән әле? Укытучыларыбыз турында иң саф, иң мөкатдәс хисләр җырда гына калыр микән?

Шушы көннән башлап безнең өчен

Кызганмады үзенең бөтен көчен.

Безне сөйде, безгә белем бирде,

Рәхмәт аңа изге эше өчен! – дип, чын күңелдән җырладык без. Бу җырны бүген дә җырлыйлар, әмма мәгънәсе турында төптән уйланалар микән?

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре