Популяр татар җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтов, татар эстрадасында артистлар арасында чын дуслык бармы, дигән сорауга җавап биргән. Бу хакта ул Tatnews Tatar хәбәрчесе белән әңгәмәсендә әйткән.
– Әлбәттә, бар. Кем әйткәндәй, тамашачабыз – шул бер үк бит. Аны бүләргә кирәкми: миңа да, аңа да, башкаларга да җитә ул. Эшләсеннәр, алар миңа комачауламый, – дигән артист.
 Моннан тыш ул беркайчан да рус телендә җырламаячагын әйткән. “Татарда гына моң бар”, – дигән ул. Фазлыйәхмәтов әйтүенчә, бүген бөтенесен дә акча хәл итә: җыры, аранжировкасы, авторлык хокукы – барысы да кыйммәт. Шуңа күрә, тавышы булмаса да, акчасы булган һәм, киресенчә, әйбәт тавышка ия булып та, акчасы булмаган артистлар бар, дигән фикердә җырчы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез