Ришат Фазлыйәхмәтов ТНВның YouTube каналында чыга торган “Ә син...? тапшыруында кунакта булган. Ул анда тамашачыларына хатыны Тәтишка белән аерылышып торуларының сәбәбен әйтте.
Тапшыруны алып баручы Әбри Хәбриев: "Пиар булмаган очракта, аерылышуның сәбәбе нидә иде?" – дигән сорауга ул:
– Сәбәбе – миңа кирәк балалар! Ә Тәтишкага әле кирәкми, әле ныгы, ди. Ныгыганда үсә бит инде алар! - ди җырчы.
Хатынының бәби табарга теләмәвен белгәч Ришат өенннән чыгып китеп, 4 ай чамасы авылда яшәгән.
– Гаиләне ишәйтәсем килә, яшь тә бара бит инде, - ди ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез