Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны Эльмира белән мөнәсәбәтләре катлаулануы хакында язган идек. Соңгы арада ул үзенең Тәтишкасын күрсәтми башлады. Эльмираның югалуына борчылган виртуаль дусларына: «Аның барысы да яхшыдыр, дип өметләнәм. Комментарийларсыз», – дип җавап язган иде.
 
https://vatantat.ru/2023/07/116590/
Бу сторисларны күргәч, «Интертат» Эльмираның үзе белән элемтәгә кергән. «Бу – пиармы? Чыннан да араларыгыз суындымы?» – дип сораганнар Ришатның сөйгәненнән.
«Пиар түгел. Бу сорауга төгәл җавап бирә алмыйм. Әлегә бергә эшләвебезне дәвам итәбез», – дип, кыска гына җавап язган ул.
Ришат Эльмира белән моннан ике ел элек никах укыткан иде. Ул хатынын социаль челтәрләрдә Тәтишка дигән исем белән танытты. Тәтишка-Эльмира җырчының администраторы, концерт директоры да булып тора.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез