Ришат Төхвәтуллин төркемендә яңалык бар. Аның гитарачы егете Ринат Рысьмятовның кызы туган. Бу хакта Ришат инстаграмда хәбәр итте.
«Ринат белән Айсылуның кызлары туды. Бәхетле, таза-сау булып үссен», – дип яңалык белән бүлешкән җырчы.
Сөенечле хәбәр егетләргә Түбән Камадагы концерт вакытында килеп ирешкән. Ринатның хатыны Айсылу да музыкант булуы мәгълүм. Кыскасы, җырчының иҗат төркеме ишәя.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез