Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева- Мостафина сүзләренә караганда, әлеге проект яшьләр мохитендә ришвәтчелеккә юл куймауны максат итә.
– Без җинаять ачу-ачыклау белән шөгыльләнмибез. Безнең өчен иң мөһиме - аны булдырмау. Без акылың белән генә дә зур уңышларга ирешеп булуын: иң яхшы мәктәп, университетларда укып, киң колачлы чараларда катнашып булуынткүрсәтергә телибез. Без ришвәтчелеккә карщы яшьләргә үз сәләтләрен тломвшка ашыру өчен шартлар тудыру аша көрәшәбез,- дип сөйләде ул журналистлар белән очрашуда.
"Чиста караш" проекты бик күп төрле тематик чараларны үз эченә ала. Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр хөкүмәте рәисе Игорь Жерненков сүзләренә караганда, Чаллы, Казан, Түбән Кама, Алабуга, Чистай, Бөгелмә, Биектау кебек республиканың бик күп шәһәр-районнарын колачлаган.
-Әлеге чаралар барышында яшьләр ришвәтчелеккә каршы көрәшкә бәйле тәкьдимнәрен җиткерде,- дип ачыклык кертте Жерненков.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез