Кукуруздан кала бөртеклеләрне җыю барлык районнарда да төгәлләнде. Татарстан кырларыннан барлыгы 4 млн 628 мең тоннага якын ашлык җыеп алдылар. Уңыш күләме – гектарыннан 37,7 центнер. Озакка сузылган урып-җыю кампаниясе турында игенчеләр ни уйлый? Уңыш күләме буенча аларның фаразлары акланганмы? Әллә югалтулар күбрәк булганмы? Болар турында үзләреннән сораштык.
Узган җомгада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыю төгәлләнүен хәбәр итте. Татарстан Рәисе әлеге вакытта соң өлгерә торган традицион культураларны җыюларын ассызыклады.
– Бу республика халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән тулысынча тәэмин итәргә һәм аннан читкә дә шактый күләмдә чыгарырга мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Әлеге вакытта игенчеләрнең кырлардан кукуруз, рапс, җитен, көнбагыш, шикәр чөгендере, бәрәңге һәм кәбестә җыеп аласылары бар. Болар өстенә сенаж салырга, саламнарны җыеп бетерергә, җирләрне эшкәртергә, көзге культураларны тукландырырга кирәк. Кыскасы, игенчегә кар төшкәнчегә кадәр эшләргә эш җитәрлек әле.
Быел урып-җыю кампаниясенең үзенчәлекле булуын барыбыз да аңлап, белеп һәм күреп торды. Яңгырлар явып тору сәбәпле, уңышны җыеп алу озакка сузылды. Гадәттә бер айда төгәлләнә торган эшләр ике айга кадәр сузылды. Тик шулай да, Буа районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов әйтүенчә, районда югалтулар ул дәрәҗәдә зур булмаган.
– Арпа, борчакны яңгырларга кадәр җыеп алган идек инде. Бодайны суктырганда һава торышы бозылса да, уңышы әрәм булмады. Сортлары да дөрес сайланган булган, күрәсең. Сезон башында районда 220 мең тонна бөртеклеләрне җыеп алырбыз, дип фаразлаган идек. 228 мең тонна ашлык суктырдык, ягъни фаразланганнан күбрәк тә әле. Төп эшләр сентябрь башында төгәлләнгән иде инде. Дөрес, өлгерә алмаган вак хуҗалыклар да бардыр, тик тулаем алганда вакытында башкардык һәм уңыш күләме дә яхшы булды. Бәясе дә начар түгел дип беләм. Уңышы артып китсә, бәясе дә төшә торган гадәте бар бит әле аның, – диде идарә башлыгы.
Шикәр чөгендеренең уңышы да бик яхшы. Гектарыннан уртача 530–540 центнер уңыш чыга. 600–650 центнер ала торган хуҗалыклар да бар.
– Тамыразык яхшы үскән, шикәре бар, басулар чиста. Шуңа күрә зарланып булмый. Кишер, бәрәңге, чөгендерне алып урнаштырдык. Соң алына торган кәбестә калды да Дәүләтшиннар хуҗалыгында алманы җыеп бетерәселәре бар, – диде Ранис Габитов.
Көйсез һава торышы быел азнакайлыларны аеруча да нык сынады. Алар – урып-җыю эшләрен иң ахырдан төгәлләгән районнарның берсе. Идарә башлыгы Рамил Исламов әйтүенчә, август аенда бер тамчы яңгыр төшмәгән нибары 9 көн булган. Ягъни игенчеләр нибары шушы көннәрдә генә тулы көчкә эшли алганнар.
– Бер җирдә яумаганда да, бездә яуды, Аллаһка шөкер. Бер тәүлек эчендә 74 мм яуган урыннар бар иде. Авыл саен 60–70 мм урынына 172 мм дым җыелды, – дип елмайды уенын-чынын бергә кушып Рамил Исламов. – Уртача алганда, урып-җыю эшләре 20 көнгә соңарды. Бөртеклеләрне җыюны узган атнаның пәнҗешәмбесендә төгәлләдек. Бәлки бик озакка да сузылмаган булыр иде ул. Без бит башка елларга караганда иртәрәк төштек уракка. Югалтулар да булды. 130–135 мең тонна тирәсе ашлык булыр, дип фаразлаган идек. 132 мең 180 тонна җыеп алдык. Көчле яңгырлар явып, көнбагышларга кадәр егылды бит. Куркыта башлаган иде, әлбәттә. Бодай турында әйтеп тә тормыйм. Алар басуга юрган кебек җәелеп ятты. Үреп китмәсәләр ярар иде, дигән шик бар иде. Тик, шөкер, анысы ук булмады.
Быелгы урак комбайнчылар хәтерендә дә үзенчәлекле булып сакланыр, ахры. Арча районының «Ак барс» хуҗалыгы комбайнчысы Раил Фәйзрахманов әйтүенчә, яңгырлар белән сыналсак та, уңыш мулдан булды.
– Урып-җыю эшләрен бер атна элек төгәлләдек, – диде ул. – Чыннан да, бик үзенчәлекле ел килде. Яңгыры да, кояшы да, уңышы да мулдан булды. Мин быел егерменче сезонга чыктым. Мондый озакка сузылган урып-җыю 2009–2013 еллар аралыгында булган иде шикелле. Елын төгәл генә хәтерләмим. Тик соңгы биш елда бөртеклеләрне җыеп алу августтан соңга калганы юк иде. Калса кукуруз калгандыр. Быел яңгыр күп яуды шул. Хәтта «КамАЗ»лар басуга керә алмый торды.
Без шалтыратканда Раил комбайнын тракторга алыштырган иде инде. Ягъни без аның басу эшкәрткән чагына туры килдек.
– Бодай уңышы әллә ни югалгандыр дип уйламыйм. Алай булса, уҗым тишелеп чыккан булыр иде. Тик, шөкер, басулар чиста. Ә менә арпаның уңышы азрак булгандыр. Печән уңышы да мулдан иде, тик аны да җыеп алганда җиңел булмады. Шулай да булганына шөкер итәрлек. Начар, дип әйтә торган түгел. Җыеп алганның рәхәтен күрергә язсын, – диде алдынгы механизатор.
Вставка
Иң күп ашлык җыеп алган 5 район: Буа (228 мең 060 тонна), Тәтеш (222 мең 757 тонна), Арча (201 мең 048), Спас (174 мең 521 тонна), Минзәлә (159 мең 405 тонна).
Уңдырышлылык иң зур булган 5 район: Тәтеш (гектарыннан 52,8 центнер), Әтнә (48,8 центнер), Кукмара (48,8 центнер), Аксубай (47,8 центнер), Балтач (46,5 центнер).
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез