Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла татар драматургларына ярдәм чараларын арттырырга, аерым алганда, аларның пьесаларын сатып алуны кире кайтарырга тәкъдим итте.
Бу турыда ул Җәлилчеләрне искә алуга һәм Туфан Миңнуллин 90 еллыгына багышланган матбугат очрашуында әйтте. «Беркөнне Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова «Нишләп татар драматургиясендә контент аз?» дип сорады. Мин әйтәм, азрак, чөнки «закупка», ягъни пьеса сатып алуны туктаттыгыз бит. Рәсми рәвештә әйтәм: аны кире кайтарырга кирәк», – диде Зәйдулла.
Сүзне мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов бүлде: «Туктатмадык, театрларга тапшырдык».
Ркаил Зәйдулла исә дәвам итте. «Театрларга тапшыргач, юк дигән сүз инде ул. Чөнки аларның директорларыннан кыш көне бер йомычка да алып булмый. Булса да, бик аз микъдарда. Шуңа да мин, депутат буларак, Мәдәният министрлыгы тарафыннан пьесалар сатып алуны кире кайтарырга кирәк дип белдерәм. Драматургларга стимул бирмәсәк, хәзерге татар драматургиясен юкка чыгарачакбыз», – диде Язучылар берлеге рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез