Ни өчен бу чиргә каршы дару уйлап таба алмаулары, профилактика, мондый авырулар белән эшләүче табибларның кичерешләре турында Республика клиника онкология диспансерының баш табиб урынбасары, Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы Илсур Шәймәрданов белән сөйләштек.
– Илсур Васыйлович, яман шеш авырулары турында саннар ни сөйли?
– Йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан кала чирләүчеләр саны һәм үлем-китем сәбәпчесе буларак, яман шеш авырулары икенче урында тора. Россиядә 100 мең кешегә 470 очрак туры килә. Ел саен Татарстанда 19 меңнән артык кешедә яман шеш авыруы ачыклана. Узган ел буенча төгәл саннарны әйтә алмыйм, чөнки әлегә алар билгеле түгел. Тик авыручылар саны тагын да артыр, дип фаразлыйбыз. 2025 елга булган мәгълүматлар буенча, республикада 125 меңнән артык кеше учетта тора. Аларның якынча 60 процент чамасы – биш ел һәм аннан да озаграк исәптә булучылар. Бу медицинаның нәтиҗәле эшләвен күрсәтә. Күп әгъзаларда була торган яман шеш беренче өч елда рецидив һәм метастазлар бирә. Ә биш елдан соң бу очраклар күпкә кими. Шуңа күрә биш ел учетта торучыларны без «тормышка юллама алучылар» дибез. Мондый кешеләрнең авырулары гадәттә беренче һәм икенче стадиядә ачыклана. Аерым бер аралыкта авыручылар саны арту медицинаның нәтиҗәлерәк эшләвен дә аңлатырга мөмкин. Чөнки авыруны башлангыч чорда ачыклау яхшырак. Ә менә шул ук авыруларының дүртенче стадиядә билгеле булуы – начар күренеш.
Без авыручылар саны артуга артык йогынты ясый алмыйбыз, ләкин чирне башлангыч чорда билгеләп, яхшы нәтиҗәгә ирешү – табиблар кулында. Шуңа күрә авыручылар күбәйсә дә, без үлүчеләр санын киметергә тиеш.
– Татарстан халкында онкологиянең кайсы төре күбрәк очрый?
– Юан эчәк, тире, күкрәк һәм үпкә рагы еш очрый. Соңгы елларда юан эчәктә була торган яман шеш авыруларының күбәюе күзәтелә. Һәм ул озак вакыт беренче урында булган тире рагын узып китте. Үлем сәбәпләренә килгәндә, кешеләр үпкә рагы, сулыш алу органнарында була торган яман шештән күбрәк вафат була. Шулай ук ашказаны асты бизе, күкрәк бизе, хатын-кызларның җенес органнарында була торган яман шеш авырулары да гомерне күпкә кыскарта.
– Соңгы елларда яман шеш авырулары яшәрә, дип әйтеп буламы?
– Андый эпидемия юк. Мин бу өлкәдә 30 елдан артык эшлим. Яман шеш авырулары яшьләрдә һәрвакыт булды. Бәлки күпмедер дәрәҗәдә арту бардыр да, чөнки хатын-кызларның аналык җиңсәсендә, күкрәк бизендә һәм кан йөреше системасына бәйле булган яман шеш авырулары яшьләрдә күбрәк очрый. Ләкин шулай да яман шеш авырулары яшь һәм гомер озынлыгына бәйле булган чирләргә керә. Әлеге авыру өлкән яшьтәге кешеләрдә ешрак очрый.
– Республиканың кайсы районнарында авыручылар күбрәк һәм бу нәрсәгә бәйле булырга мөмкин?
– Авыл хуҗалыгы үсеш алган районнарда яман шеш белән авыручыларның бераз кимрәк булуы күзәтелә. Химик җитештерү, нефть эшкәртү булган шәһәрләрдә һәм аңа якын булган районнарда бу саннар күбрәк. Моны, бердән, экологиягә бәйләп аңлатырга була. Чөнки фәнни тикшерүләр туфракта, суда һәм һавада булган матдәләрнең кеше организмына йогынтысын ачыклады. Тик шул ук вакытта Татарстанның зур территорияне алып тормавын, районнарның үзара аралашып яшәвен, ризыклар белән бүлешүен дә истән чыгармыйк. Шуңа күрә менә бу районда бик аз, ә менә монысында бик күп дигән кискен бүленеш юк. Икенче мәсьәлә дә бар. Авыручылар күп булган район, шәһәрләрнең медицина мөмкинлекләре дә зуррак, халкы да, эш бирүчеләре дә хезмәткәрләренең сәламәтлегенә игътибарлырак булуын күрсәтә.
– Экологиядән тыш, авыруның сәбәпләрен кемдер – генетика, кемдер стресска бәйли, хәтта ашауга бәйләп аңлатучылар да бар. Ә сез ничек уйлыйсыз?
– Миңа: «Ник ул ракны җиңә торган бер дару уйлап тапмыйлар икән?» – дигән сорауны еш бирәләр. Аны дәвалый торган дару беркайчан да була алмый, чөнки авыруның сәбәпләре күп төрле. Күпләр аны экология, радиация, кояш нурларына бәйләргә тырыша. Ләкин бу бер сәбәп кенә. Яман шеш авырулары барлыкка килүдә генетика, мутацияләр билгеле бер роль уйный. Соңгы елларда төрле мутацияләр барлыгы билгеле булды. Аларны чикләү (блокировать итү) өчен фармацевтика компанияләре төрле препаратлар эшли башлады. Бу – онкология юнәлешендә зур адым, соңгы ун елдагы инновацияләрнең берсе. 2015 елга кадәр без иммун препаратлар турында берни дә белми идек. Тикшерүләр нәтиҗәсендә авыру кешеләрнең гомерен озайта алдык. Киләчәктә яман шеш авыруының төп сәбәбен ачыклау һәм аны җиңү генетик дәрәҗәдә булачак.
Яман шеш авыруларының тагын бер сәбәбе – ашау рәвеше. 20–30 ел элек ашказаны яман шеш авырулары бик еш очрый иде. Ул чагында кешеләр аз эшкәртелә торган ризыкны күпләп ашады. Хәзерге вакытта юан эчәктәге шешләрнең артуы шулай ук туклануга бәйле. Аксым ашыйбыз, тик клетчатка кулланмыйбыз. 100 грамм ит янына 200 грамм яшелчә кирәк. Бигрәк тә тозлы кәбестә, сельдерей кебек клетчаткага бай яшелчәләргә игътибарны арттырырга кирәк. Алар эчәклекне тизрәк эшләтә.
– Күпләребез әлеге авыру турында сөйләшергә дә курка. Хәтта аның исемен телгә алмыйча, «өч хәрефле авыру», «теге авыру» дип кенә әйтүчеләр дә бар. Безнең башыбызга рак турында «дәвалап булмый торган авыру» дигән фикер кереп утырган. Шул ук вакытта табиблардан «рак – хөкем карары түгел» дигән сүзләрне дә ишетәбез.
– Ни өчен аннан куркалар? Чөнки авыруның соңгы стадиясендә кеше бик каты авыртулар белән тилмерә. Бу вакытта авыруга гына түгел, аның янәшәдәгеләргә дә бик зур сабырлык күрсәтергә, булышырга туры килә. Мондый авырулар өчен Татарстанда паллиатив ярдәм күрсәтелә. Аңа медицина һәм рухи ярдәм керә. Әйе, яман шеш белән авыручыларның күпчелеге дингә килә, ярдәмне шуннан таба. Әгәр булыша икән, нигә әле шулай эшләмәскә? Казанда авыруларның өйләренә барып ярдәм күрсәтә торган өч табиб, бер фельдшер, өч шәфкать туташы бригадалары эшли. Шулай ук ике хоспис бар. Икенчедән, чыннан да бүген бу авыруны дәвалый торган бер генә дару да юк. Ләкин вакытында ачыклыйбыз икән, рак «үлемгә хөкем ителү» дигәнне аңлатмый. Бигрәк тә авыру беренче һәм икенче стадиядә билгеле булган очракларда. Хәтта өченче яки дүртенче стадиядә дә шанс бар, ләкин бу бик авыр булачак. Авыруларны дәвалар өчен Татарстанда дөньяда булган барлык алдынгы технологияләр кулланыла. Узган ел безнең клиникага Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Да Винчи» робот-хирургын куйдылар. Табибларыбыз аның ярдәме белән юан эчәклек, бөер, мәни бизенә йөздән артык операция ясады. Табиб үзе компьютер янында булса, ярдәмчесе авыру янәшәсендә тора. Дөнья күләмендә аны 20 елдан артык кулланалар инде. Робот ясаган операцияләрдән соң авырулар тизрәк аякка баса, гадәти тормышка кайта. Безнең өчен бу – зур алга китеш, яңалык.
– Мәңгелек сорау: үзеңне һәм якыннарыңны әлеге авырудан саклап калып буламы? Нәрсәләргә игътибар итәргә киңәш итәсез?
– Үзеңне яратырга кирәк. Бу – үзеңне кайгырту һәм сәламәтлегең өчен җаваплы булу, дигән сүз. Беренчедән – сәламәт яшәү һәм ашау рәвеше, физик активлык. Үпкә рагының якынча 80 проценты тәмәке тартуга бәйле. Икенчедән – диспансеризация. Бу программа Россиядә 2013 елдан бирле эшли. Аңа бик нык игътибарлы булырга кирәк. Чөнки ул программага авыруларның 80 процентын ачыкларга ярдәм итә торган тикшеренүләр керә һәм дәүләттән акча бүлеп бирелә. Ә бит яман шеш авырулары күп вакыт бернинди билгеләрсез уза. Кызганыч, эш яшендәге урта хәлле кешеләр диспансеризациягә сирәк йөри. Аны поликлиникаларда дөрес итеп оештыра да белергә кирәк. Кеше бер тапкыр көтеп утырып, кулын селтәп кайтып китә икән, ул башка килмәячәк. Шуңа күрә халык кына түгел, медицина хезмәткәрләре, табиблар да бу программага бик зур игътибар бирсен иде. Яман шеш авыруларын дәвалау Җир йөзендәге иң кыйммәтле дәвалау булып санала. Бигрәк тә ракның соңгы стадияләрендә. Шешне операция белән генә алып ташлау җиңелрәк, препаратлар өчен дә зур акча кирәкми. Шуңа күрә авыруларны башлангыч чорда ачыклау икътисад өчен дә файдалы.
Авыруны профилактикалау өчен витаминнар да эчәргә киңәш итәм, тик мин аларны бары тик анализ биреп һәм табиб белән киңәшеп кенә куллану яклы.
– Сезнең эштә иң күңелегезгә тигәне нәрсә?
– Озак еллар шушы өлкәдә эшләсәм дә, яшь кешеләрнең соңга калып килеп, күз алдында сүнүләренә ияләшә алмадым. Иң күңелгә тигәне шул. Андый очраклар, кызганыч, берничә тапкыр булды. Мин хәтта аларның һәркайсының исем, фамилиясенә кадәр хәтерлим. Мондый очраклар эмоциональ яктан януга китерә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез