Татарстанның Менделеевск районы Советы район башлыгы итеп Роберт Искәндәровны сайлады.
«Мине Менделеевск муниципаль районы башлыгы, Менделеевск муниципаль районы Советы рәисе итеп сайлавыгыз өчен зур рәхмәт белдерәм. Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановка, республика Хөкүмәтенә миңа күрсәткән зур ышанычлары өчен аерым рәхмәт. Район башлыгы вазифасын беренче чиратта халкыбыз алдында зур җаваплылык итеп кабул итәм. Сезнең ышанычыгызны аклау өчен бар көчемне куярмын», – диде Искәндәров.
Сайланганнан соң, Менделеевск муниципаль районы Уставы буенча, башлык ант әйтте һәм сессия эшен дәвам итте.
Район башлыгы урынбасары вазифасына Мске Гришкино авыл җирлегеннән депутат Ләйсән Галиева кандидатурасын тәкъдим итте.
«Аерым билгеләп үтәсем килә, бу формаль тәкъдим генә түгел – бу безнең районны үстерүгә гомерен багышлаган кешенең казанышларын тану. Ләйсән Камил кызы – югары класслы белгеч, аның җирле үзидарә органнарында хезмәт юлы 30 елдан артык. Бу елларда ул гомуми бүлек белгеченнән район администрациясенең төп эш юнәлешләре җитәкчесенә кадәр күтәрелде», – дип билгеләп үтте Искәндәров.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез