Бүген бишенче чакырылыш Менделеевск шәһәр советының беренче утырышында депутатлар бертавыштан Роберт Искәндәровны шәһәр башлыгы итеп сайлады.
Сессия эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәтенең (Ростехнадзор) Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбәрәкшин, яңа сайланган депутатлар, администрация хезмәткәрләре, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре, иҗтимагый һәм дини оешмалар, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Шәһәр башлыгы вазифасына Роберт Искәндәровның кандидатурасын «Бердәм Россия» партиясенең депутатлар төркеме 18 сентябрьдә тәкъдим итте.
2022 елдан бирле район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкарган Искәндәров (4нче номерлы бер мандатлы округ депутаты) тавыш бирүдән соң ант бирде. Ул депутатларга ышанычлары өчен рәхмәт белдерде һәм вазифаны Менделеевск халкы алдында зур җаваплылык итеп кабул итүен билгеләп үтте.
«Дәрәҗә бик югары, алга таба да үсешне дәвам итәчәкбез. Мәгариф, туристлык инфраструктурасын камилләштерергә, уңайлы шәһәр мохите кластерын үстерергә планлаштырабыз», - диде Роберт Искәндәров.
Утырыш барышында шулай ук шәһәр башлыгы урынбасары – Наил Сөләйманов (3нче номерлы округ); Менделеевск муниципаль районы советына шәһәр вәкиле – Марат Зарипов (14нче номерлы округ); шәһәр советының даими комиссияләре составы расланды.
Сессия таныклыклар һәм депутат билгеләре тапшыру белән тәмамланды. Шәһәр советының яңа составы шәһәрне үстерүгә һәм Менделеевск халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән проектларны һәм инициативаларны гамәлгә ашыруга кереште.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез