Роботлар: кем кемгә хезмәт итә?

Адәм баласының бер кызык ягы бар, ул объектив булып тоелган күренешләрнең үз күңеленә ятканын дөреслек дип кабул итә дә шуңа берсүзсез ышанып яши. Әйтик, Җирне ул фәлән гасырлар элек яссы дип уйлаган. Шуңа шиксез ышанган. Бүген без аны шар кебек дип уйлыйбыз. Шуңа ышанабыз. Беребезнең дә барып тотып, тәгәрәтеп караганы юк. Хәтта космонавтлар да ялгышырга мөмкин, чөнки яссы тукымада ясалган картинадагы туп рәсеме дә шар кебек күренә…

Роботлар мәсьәләсендә дә шундыйрак хәлләр. Без гомер буе роботлар кешегә хезмәт итә дип килдек. Нинди генә фильмны алып карама, барысында да робот – кешенең хезмәтчесе, иң яхшы дигәндә дә ярдәмчесе. Хәтта данлыклы фантастлар тарафыннан уйлап чыгарылган канун шикелле нәрсә дә бар: «Робот беркайчан да кешегә зыян салмый яки аңа зарар китерерлек очракта читтә калмый, ярдәм итә». Моның төгәл мисалын Айзек Азимовның 1942 елда язылган «Әйлән-бәйлән» хикәясендә ачык күрергә мөмкин. Бу – робототехниканың беренче кануны. Икенчесе – робот кешенең күрсәтмәләрен берсүзсез үтәргә тиеш. Калган кануннар шушылары белән каршылыкка кермәгән очракта гына гамәлдә була ала.

Төрле китапларда да, фильмнарда да без роботларны хезмәтче ролендә күрәбез. Ул өйдәге кара эшләрне башкара: идән юа, кер уа, ашарга әзерли. Яки физик көч таләп иткән эшләрне эшли: таш кисә, мәсәлән, чокыр казый, урман кисә, йөк ташый… Санап бетергесез…

Роботлар беркайчан да алыштыра алмаячак һөнәрләр дә бар, дибез. Болары – хис-тойгы, акылга бәйле нәрсәләр. Рәссамнар, мәсәлән, музыкантлар, язучылар, укытучылар, табиблар… Боларны без шулай дип әйтәбез, ун-унбиш ел элекке дөреслек белән фикер йөртүчеләр. Ә асылда хәлләр бөтенләй бүтәнчә.

Ясалма интеллект бөтен нәрсәне дә үзгәртте. Сүз уңаеннан, мин бу төшенчәне нәкъ шулай атау яклы, татар уйлап тапмаган нәрсәләрне татарчалаштырырга омтылу кирәкми. Интеллект иң дөресе. Ул акыл да, фәһем дә түгел. Нейрочелтәрләр ярдәмендә бүген менә дигән рәсемнәр ясап була. Хәзер алар күп, барысын да санап, хәтта белеп тә бетереп булмый. Midjourney, Kandinsky, DALL-E, Runway, Pika, Leonardo AI – боларны хәтта рәссамнар үзләре дә югары бәялиләр. Үзебезнең Яндекс тәкъдим иткән Шервуд та хәтәр генә рәсемнәр ясауга сәләтле. Алар әле берничә ел элек кенә кешеләрне беркадәр гарип итеп, я өч, я алты бармаклы итеп эшлиләр иде. Бүген дә кимчелекләре юк түгел. Ашык-пошык кына эшләнгән сурәтләрнең ясалма интеллект ярдәмендә ясалуы күренеп тора. Әмма алар туктаусыз камилләшә. Өч-дүрт ай элек кенә күз алдына да китереп булмаган мөмкинлекләргә ирешәләр. Димәк, без хәзер берничек тә: «Ясалма интеллект рәссамнарны алыштыра алмый», – дип әйтә алмыйбыз.

Музыкантларны да алыштыра ала. Ничек кенә әле! Бүген бик күп аранжировкаларның, тавыш яздыруларның ясалма интеллект ярдәмендә эшләнүе – табигый күренеш. Ул хәтта көйләр дә яза. Ясалма интеллектның музыка тудыру принцибы аудиосигналларны танып белүгә һәм яңаларын булдыруга нигезләнә. Нейрон челтәр, башта гаять зур күләмдәге музыкаль язмаларны «тыңлап», аларның төзелешен, гармониясен һәм ритмын анализлый, шулай итеп тотрыклы кануннарны һәм үзенчәлекле калыпларны (паттерннарны) аерып ала. Җиңелрәк күзаллау өчен шундыйрак мисал китерәм инде… Бу иске йортны сүтеп, аның иң әйбәт кирпечләреннән яңаны төзү кебегрәк килеп чыга. Suno, Soundraw, Mubert кебекләрен үзегез дә сынап карый аласыз.

Бүген бик күп сайтларның мәкаләләрен ясалма интеллектка корылган роботлар яза. Социаль челтәрләрдәге блогларны шулар алып бара. Һәм алар булыр-булмас каләм ияләрен берсүзсез алыштыра ала. Язучыларны да. Киләчәктә һәркем үзе укыр өчен үзе роман яза алачактыр дип фаразларга мөмкин. Һәрхәлдә, төрле маҗараларга корылган, мавыктыргыч һәм бер каптырмалы әсәрләр язучы авторларны ясалма интеллект алыштырачак. Америка, Европа китап базарын басып алган калыплы әсәрләрнең күбесен, күңел ачу әдәбиятын, бүген үк инде нейрочелтәрләр ярдәмендә язалар. Бу күренеш рус авторларына да үтеп керә бара. Киләчәктә бары тик оригиналь һәм тирән фикерле, үзенчәлекле язучыларга гына ихтыяҗ булачак. Чын талантларга, чын иҗатчыларга. Тик аларның да киң катлау укучылар өчен язучы түгел, ә нейрон челтәрләр өчен чыганак рәвешендә калуы мөмкин.

Медицина өлкәсендә нейрон челтәр теләсә кайсы район хастаханәсенең терапевтын алыштыра ала. Мәгариф өлкәсендә ул шәхси репетитор, шәхси укытучы, консультант буларак бүген үк гамәлдә инде. Бөтенесен дә санап тормыйм. Бер сүз белән әйтсәк, роботлар барысын да булдыра. Һәм алар, без ышанганча, кешене кара эшләрдә, авыр хезмәттә түгел, ә нәкъ менә иҗат һәм акылга бәйле өлкәләрдә алыштыра бара. Киләчәктә мондый һөнәрләр тулысынча роботлар кулына күчеп бетәргә дә мөмкин. Ә адәм баласына тагын шул күнегелгән шөгыльләре кала – таш кисү, җир казу, роботларга уңай шартлар тудыру…

Безнең дәвер көтелмәгән борылышлардан тора. Кемнең кемгә хезмәт итәчәген дә тәгаен билгеләп булырлык түгел.

Сүз уңаеннан, «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм (милли) проекты тормышка ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре